Газетабыз кубогы — Гимназиядә

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Газетабыз кубогы — Гимназиядә

Укучылар арасында “Арча хәбәрләре” газетасы кубогына шахмат ярышлары быел Курса-Почмак урта мәктәбендә үтте.

Мәктәп коллективы (директоры Нурзилә Сабирҗанова) кунакларның күңеле булсын өчен барын да эшләгән иде. Ныклап төзекләндерелгәннән соң мәктәп тә өр-яңа кебек, спорт залында да бик җылы.

Турнирның баш хөкемдары Сөләйман Галиуллин ярышларның оешкан төстә узуына зур өлеш кертте.

Быел газетабыз кубогын Арчаның 5нче гимназиясе шахматчылары яулады. Ашытбаш командасы – икенче, Арчаның 1нче урта мәктәбе өченче урында.

Кызлар арасында беренчелекне Курса-Почмак мәктәбеннән Ильвина Абзалова, малайлар арасында Арчаның 5нче гимназиясеннән Руслан Сабиров яулады.

Ярышта катнашучыларны хуҗалар тәмле ашлар белән сыйлады. Зур рәхмәт аларга!

Җиңүче командаларга, призлы урыннарны яулаган шахматчыларга бүләкләр, Мактау грамоталары, медальләр тапшырылды.

Ильяс ФӘТТАХОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International