Тәмамланмаган партия

11 гыйнвар 2019 ел., җомга

Тәмамланмаган партия

8 гыйнварда Арча педагогика көллиятендә авиакатастрофада һәлак булган шахматчы кыз Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат ярышлары булды.

Көллият ишеген ачып керүгә бер читтә моңсу гына елмаеп басып торган мөлаем гына бер ханымга күзем төште. Гөлнараның әнисе ахры, дигән уй башымнан йөгереп үтте. Янына барып сүз башладым. Ялгышмаганмын икән. Бик тиз уртак тел табып, аралашып киттек.

– Гөлнараның һәлак булуына биш ел үтте. Арчада аның истәлегенә ярышлар алтынчы елын оештырыла. Кызыбызны онытмауларына мин беренче чиратта Марсель Хәлиловка рәхмәтле, – дип башлады ул сүзен, аннан елмая-елмая Гөлнарасын искә алды. – Беренче сыйныфтан шахмат уйный башлады ул. Һәм 11 сыйныфка кадәр. Тренеры Камил Шәйхетдинов исемле кеше булса, остазы әтисе Айдар иде. Казанда университетта укыганда да бу шөгылен ташламады. Укуын тәмамлап, берничә ай гына эшләп калды, 22 яшендә суга төшкәндәй генә юк булды.

– Ә ничек аның истәлегенә турнирны Арчада үткәрү традициягә кереп китте? – дим.

– Марсель абыйның идеясе. Арча командасына алырга йөрде ул Гөлнараны. Өч егет бар, кызлар юк, диде. Үзенең йортына теркәргә дә йөрде әле. Өлгерә генә алмады. Арча өчен бирегә кадәр кайтып уйнап йөрде кызым, – диде Флера ханым.

– Сорасалар, үзеңне Кәчедән, дип әйтерсең, дигән аңа Марсель абыйсы, – дип сүзгә кушылды безнең янга килеп җиткән Айдар Рәшитов. – Бервакыт сораганнар бит. Гөлнара Кәче сүзен оныткан да “Мин кәҗәдән”, – дигән. “Каян, каян?” – дип аптырап кабатлап сорагач, югалып калмаган, “Марсель абыйның күршесе мин”, – дигән. Бу ярышларны Марсель Хәлилов башта үзенең ресторанында үткәрә иде. Катнашучылар саны арткач, педагогика көллиятенә мөрәҗәгать итте. Җитәкчесе Гөлнара Гарипова берсүзсез риза булды. Рәхмәт аңа. Аннан Арча минем туган ягым бит. Шураныкы мин. Әтием Һашим Рәшитов шушы көллияттә укыган. Мәктәп директоры булып эшләгән. Гөлнарабыз истәлегенә турнир ел да үзебез яшәгән Түбән Камада да оештырыла. Анда ул балалар һәм өлкәннәр арасында гына үтә. Ә биредә яшь чикләнмәгән.

Бу көнне шахмат турнирына алтмышка якын кеше килгән иде. Өлкәннәр дә, балалар да, танылган шахмат осталары да бар.

– Бүген бирегә халыкара класслы спорт остасы Алексей Шибаев, ярышларда Гөлнара белән бергә уйнаган шахмат буенча фиде остасы Дмитрий Оспенников һәм башка танылган шахматчылар, күрше районнардан да шахмат уены осталары килде. Кукмарадан – ун, безнең Арча районыннан унбиш кеше катнаша, – диде Марсель Хәлилов.

– Без Гөлнара белән шахмат өстәле артында еш очраша идек. Бергә университетта укыдык. Дөрес, икебез ике факультетта. Бик тырыш, ачык йөзле, мөлаем кыз иде, – дип искә алды кызны Дмитрий Оспенников.

 Шахмат турниры Гөлнара Рәшитованы бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды. Аннан бар да шахмат өстәле артына утырды. Танылган шахмат осталары белән көч сынашу җиңелгән очракта да һәркем өчен дәрәҗә иде.

Ярышта беренче урынны һәм күчмә кубокны Дмитрий Оспенников алды. Алексей Шибаев аннан бик азга гына калышты. Өченче урынны спорт остасына кандидат Илгиз Баһаветдинов яулады.

Арчалар арасында урыннар аерым билгеләнде. Мидхәт Гайнетдинов – беренче, Ленар Вахитов – икенче, Марсель Хәлилов өченче булды. Җиңүчеләргә 1500, 1200, 800 сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

Нәсимә Галәветдинова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования Яндекс.Метрика