Яңа ел бәхет китерсен

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Яңа ел бәхет китерсен

13 гыйнвар кичендә Арчаның Үзәк чыршысы янында искечә Яңа елны билгеләп үттеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов барча халыкны бәйрәм белән котлады.

Безгә Кар сыннары ясап, төрле кызыклы чаралар оештырып, Яңа ел рухы, бәйрәм бүләк итүче хезмәт коллективларына дипломнар һәм сертификатлар, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов тапшырды.

Кибетләр эшләп торды. Сәхнәдә кичәне алып баручылар Данис Гайфуллин, Зөлфәт Сибагатуллин, мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәр җырлап, биеп, шаян сүз сөйләп, халыкның күңелен күрделәр. Питомник клубы, Арча станциясендәге күп функцияле үзәк үзешчәннәре дә күмәкләшеп килгән иде. Алар җырлап, халыкка бәйрәм рухы бүләк иттеләр. Клуб мөдире Нәсимә Гарифуллина оештырып алып килгән “Яшь йөрәкләр” ансамбле (житәкчесе Гүзәл Минхәерова) халык арасында биеп, күңелне күтәреп җибәрделәр. Шаян сәхнә күренешләре дә булды. Җыр ансамбльләре, җырчылар Расих Галимҗанов, Алмаз Хаҗиев, Диләрә Хәйдәрҗанова һәм башкалар дәртле жырлар башкарып, тирә-юньгә бәйрәм рухы тараттылар. Яңа ел белән сезне, хөрмәтле арчалар!

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International