“Чаңгы юлы – 2019”

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

9 февраль көнне, белгәнебезчә, бөтен Россия күләмендә “Чаңгы юлы – 2019” чарасын үткәрү көне  булып кабул ителде.  Бу  көн иртәнге 9 сәгатьтә   стадионда,  шәһәребез мәктәпләренең 2005-2006 нчы һәм 2007-2008 нче елгы укучылары арасында  чаңгыда узышу буенча турнир белән башланып китте. 

         Мәктәпләр арасында 1 нче урында Арчаның 5 нче номерлы гимназиясе, 2 нче урында 2 нче номерлы мәктәп командасы, 3 нче урында – 6 нчы номерлы мәктәп. Барлык җиңүчеләр медаль, грамота белән, командалар диплом белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрне Арча районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәртович котлады.

        Сәг 10.30 да  “Чаңгы юлы – 2019” ярышы старт алды. Спорт чарасында бюджет учреждениеләре, оешма һәм предприятие хезмәткәрләре, югары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучылар, мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар  да, гомумән, теләге булган һәркем катнашты. 

         Иң беренче булып дистанциягә мәктәпкәчә яшьтәге балалар чыкты. Алар 400 м ара үттеләр. Балаларны оештыручылар финишта бүләкләр белән каршы алдылар. Аннары 800 м арага башлангыч сыйныф укучыларына старт бирелде. Финишта аларның һәрберсенә  шулай ук бүләкләр тапшырылды. Иң соңыннан калган категория катнашучылар китте. Иң беренче булып финиш сызыгын Дияров Илназ (Арчаның 2 нче мәктәбе) узды. Аның артыннан ук Шарафиев Илназ (АПК) килде. 3 нче булып Ашытбаштан Ибрагимов Рафил килеп җитте.Кызлар арасында 1 нче урында Диярова Алия (Арчаның 2 нче мәктәбе), 2 нче урында Файзрахманова Энҗе (Арчаның 5 нче гимназиясе), 3 нче урында Сибгатуллина Зәлидә (АПК) булды.  Җиңүчеләр  медаль, грамота, “Чаңгы юлы – 2019” ның махсус шапкасы  һәм Арчаның спорт биналарында бушлай шөгыльләнү өчен сертификат белән бүләкләнделәр.  Иң өлкән яшьтәге катнашучылар буларак, Шәмиев Ягъфәр Зиятдинович һәм Гараева Руфина Салиховна шулай ук аерым билгеләп үтелде. Стадионга килгән  һәркем кайнар чәй һәм коймак  белән сыйланды. Көн һәркем өчен файдалы һәм күңелле узгандыр дигән теләктә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International