Ярыштылар, узыштылар, җиңделәр

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Ярыштылар, узыштылар, җиңделәр

Арчада атна саен чаңгы ярышы. “Чаңгы юлы – 2019”дан алган тәэсирләр суынырга да өлгермәде, инде узган атнаның шимбәсендә чаңгыда шуу осталары кабат Арча стадионына җыелды. Биредә Фәнил Гарәфиев истәлегенә багышланган ачык ярышлар узды.

Гомумән, февральдә Фәнил Гарәфиев рухына догалар күп ирешкәндер. Бу айда аның истәлегенә Иске Кырлайда чаңгы ярышы, аңа кадәр боз сараенда хоккей турниры узган иде.

Әлеге чаңгы ярышлары районда “Металл” ширкәте җитәкчелеге инициативасы һәм иганәчелеге белән 8нче тапкыр уздырыла. Ширкәтне җитәкләгән Фәнил Канәфи улының хатыны Лилия Гомәр кызы һәм балалары Фәнис белән Алсу әтиләренең эшен генә дәвам итеп калмыйча, аның яраткан шөгыльләрен дә онытмыйча, оныттырмыйча яши. Фәнил Гарәфиевның райондагы спорт тормышында үз урыны бар иде. Республикада аны кемнәрдер эшмәкәр, кемнәрдер хәйрияче буларак белгән булса, икенчеләргә спортчы һәм меценат буларак таныш булгандыр. Фәнил Гарәфиев чаңгы буенча спорт остасы кандидаты булган. Үзе исән чагында ул дусты Тәбрис Зарипов истәлегенә чаңгы ярышлары уздыра иде.

Бу юлы да Арчадагы ярышлар үз районыбыз чаңгычылары белән генә чикләнеп калмады, оста шуучылар күрше районнардан тыш, Казаннан, хәтта Киров өлкәсеннән үк килгән иде. Фәнил үзе дә чаңгычылар арасында кебек тоелды – стадион түрендәге банерга урнаш- тырылган сурәтеннән райондашларыбыз өчен горурланып үзе карый сыман.

Ярышларны тантаналы ачуда катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, чаңгы федерациясе рәисе Инсаф Габделгазизов, Гарәфиевлар гаиләсе дә күзәтте.

Табигать тә куанды бугай бу көнне. Кичтән буранлы көн иртәдән ачылып, спортчыларга җылысын да бүләк итте. Ярышта районыбыз мәктәпләреннән 252 укучы, Арча педагогика көллияте студентлары, “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалыннан һәм килгән спортчылар арасыннан оста чаңгычылар көч сынашты.

Җиңүчеләр яшь буенча төркемнәргә бүленеп ярышкан нәтиҗәләр буенча билгеләнде. Өлкән буын оста чаңгычыларның юлын дәвам иттерүче яшьләр үсеп килүе үзе куаныч! 1 чакрымга 2007-2008 елгы малайлар арасында икенче ел рәттән Арчаның 6нчы мәктәбе укучысы Әлфис Һидиятуллин, кызлар арасында шулай ук икенче ел рәттән 5нче гимназия укучысы Илфира Мәрдәнова җиңүче булып танылды. 2005-2006 елгылар арасында да икенче ел рәттән 1 урында Алия Диярова (2нче мәктәп), 2 урында Энҗе Фәйзрахманова (5нче гимназия), 3 нче урында Илназ Хөсәенов (Иске Кырлай мәктәбе), 2003-2004 елгылар арасында икенче ел рәттән 1 урын алучы Илназ Дияров (2нче мәктәп), 2 урында Рүзәл Әүхәдиев (Ашытбаш мәктәбе), 2002-2003 елгылар арасында 2 урында Айзирә Хәкимова (6нчы мәктәп), 3 урында Эльвина Галиәхмәтова (Иске Кырлай мәктәбе), 2001-2002 елгы яшүсмерләр арасында 4 чакрымга 2 урында Алмаз Әхмәтҗанов (педагогика көллияте), 3 урында Булат Шәйхетдинов (Ашытбаш мәктәбе), кызлар арасында 3 чакрымга 1 урында Алисә Мортазина һәм Мәрьям Бикбаева (педагогика көллияте), 2 урында Зәринә Нуруллина (Ашытбаш мәктәбе), 3 урында Илүзә Минһаҗева (2нче мәктәп), 2000 елгылар һәм аннан да өлкәнрәк ир-егетләр арасында 4 чак- рымга Арча педагогика көллияте студенты Илназ Шәрәфиев 1 урынга, 3 чакрымга кызлар арасында Арчадан Диләрә Сабирҗанова – 1нче, Зәлидә Сибгатуллина (педагогика көллияте) 3нче урынга лаек булды. 35 яшьтән өлкәнрәкләр дә ярышты бу көнне, алар 1 чакрымга узышып, акчалата бүләк алды. Ә җиңүче укучылар медальләр, грамоталар, җиңүче мәктәп командалары грамотадан тыш кубок белән дә бүләкләнде. Барлык катнашучыларга Арчаның 5нче гимназиясе пешекчеләре тарафыннан әзерләнгән кайнар ризык тәкъдим ителде.

Фәнил Гарәфиев нык җаваплы һәм ирешкән- нәре белән генә тукталыр- га яратмый торган кеше булган. Дәвамчыларына да бу сыйфатлар күчкән. Димәк, бу ярышларның киләчәге дә ышанычлы.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International