Ничек авырмыйча яшәргә

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Ничек авырмыйча яшәргә

Бүген чирләр индустриясе хөкем сөрә икән. Ә, югыйсә, сәламәтлек индустриясе булырга тиеш. Бу турыда без республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев чыгышыннан ишеттек.

Үткән шимбәдә Арча сәнгать мәктәбендә Рафаэль Шәвәлиев “Сәламәт тормыш рәвеше: уйдырмалар һәм чынбарлык” темасына лекция укыды. Казаннан кайткан баш табиб сөйләгәннәрне район башлыгы Илшат Нуриев һәм район үзәк хас- таханәсе баш табибы Тәлгать Баһаветдинов та тыңлады. Кызыклы һәм файдалы чыгыш булды ул.

– Кешенең сәламәтлеге 4 төрле факторга бәйле, – дип сөйләде баш табиб. – 52 проценты тормыш рәвешеннән тора, 20-25 проценты әйләнә-тирә мохиткә, 10-15 проценты медицинага, 15-20 проценты генетикага бәйле.

Сәламәтлек безнең үзебездән тора. Җитлегеп тумаган балаларны гына алыйк. Ә ни өчен бала вакытыннан иртә дөнь- яга килә? “Җитлегеп тумаган балаларның 99 проценты ананың бәвел юлларыннан күчкән инфекциягә бәйле”, – дип аңлатты бу күренешне доктор. Чирләрнең 28 проценты рәхәт тормыштан барлыкка килә. Рәхәт тормыштан гомеребез озаерга тиеш кебек. Әмма... Күп һәм тәмле ашау, аз хәрәкәтләнү, телевизор каршында сәгатьләр буе утыру яки ятып тору, һавага чыкмау... юньлегә алып бармый. Ирләрнең өчтән бер өлеше пенсия яшенә дә җитмичә бакый дөньяга күчә. “Үзләре гаепле”, – ди доктор. Тәмәке тарталар, спиртлы эчемлекләрне, итле-майлы ризыкларны күп кулланалар, сәламәтлекләре турында уйламыйлар... 19нчы гасырда халыкка ашау җитмәсә, 21нче гасырда инде кирәгеннән артык ашау, симерү, аз хәрәкәтләнү, психик стресслар сәламәтлеккә зыян сала. Югары кан басымы, йөрәк, шикәр чиреннән интегүчеләр күбәя бара. Бу чирләрдән үлүчеләр саны илдә беренче урында тора.

– Халык арасында киң таралган сөяк йомшару чире – остеопороздан эремчек кенә коткара алмый, – дип кисәтә доктор. – Аз хәрәкәтләнәбез, аз йөрибез. Сөякләр нык булсын өчен физик яктан активлык кирәк. Әмма үзебезнең сәламәтлекне кайгыртырга бервакытта да соң түгел. Дөрес тук- ланырга, сәламәт тор- мыш рәвеше алып барыр- га, күп хәрәкәтләнергә, даими медицина тикшерүе үтәргә, анализлар бирергә кирәк.

Гаиләдә балалар үсеп килә. “Әтисе кетчуп ашый икән инде, баласы да кетчуп ашаячак, – дип сөйли доктор. – Балалар әти- әни гадәтләрен сеңдереп үсә. Әмма алар бездән акыллырак. Бүген балалар кулларына кнопка тотып туа. Аларны башка балалар белән чагыштырырга ярамый. Аларның һәркайсы шәхес”.

Тыңлаучылар арасында бирелгән кайбер сорау- лар турында да язып үтәбез.

– Хәзер баласына прививка ясатудан баш тарткан әти-әниләр бар. Сез моңа ничек карыйсыз?

– Башта балага прививка ясатырга ярыймы-юкмы – табиб тикшерергә тиеш. Әгәр дә медицина ягыннан каршылыклар юк икән, һичшиксез, прививка ясатырга кирәк. Йогышлы чирдән баланың ничек итеп азап- ланып үлгәнен күргән әти-әни бервакытта да прививкага каршы бармый.

Тагын бер әһәмиятле мәсьәлә күтәрелде. РКБның балаларның күзләрен дәвалаучы көндезге бүлеге бар. Арчада да, тиешле җиһазларны кайтартып, күз дәвалау бүлмәсе эшләп булмасмы икән? Районнан күпме әти-әни баласы белән Казанга дәвага йөри. Бу мәсьәлә уңай хәл ителер, дип ышанабыз.

Онкология, халык медицинасы турында да сүз булды. Районның баш табибы Тәлгать Баһаветдинов: “Үзәк хастаханәдә берничә районга онкология үзәге ачылачак, – дип хәбәр итте. – Инде хәзер район хастаханәсендә дә авыруларга химия терапиясе үткәрелә. Казанга барып йөрисе юк”.

...РКБның баш табибы чыгышы уйланырлык иде. Чир якадан тотып алгач кына түгел, сәламәтлекне алдан кайгыртырга кирәк шул.

Румия

Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International