Шушмабашка барып өйрәнәсе

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Шушмабашка барып өйрәнәсе

8 март бәйрәме алдыннан “Северный” ширкәтендә булырга туры килгән иде. Хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин һәр фермада җыелышлар үткәрде, хатын-кыз терлекчеләрне, алдынгыларны бүләкләде.

Башта ике айлык эшкә йомгак ясадылар, баш зоотехник Ирек Сәләхов һәр терлекче эшен анализлады. Алай гына да түгел әле – һәр сыерга характеристика бирделәр. Хуҗалык җитәкчесенең шул кадәр бирелеп, мәсьәләнең эченә кереп, кызыксынып, “вакланып” утыруы гаҗәпләнү дә тудырган иде. Моның сәбәпләрен ул 14 мартта шушы хуҗалыкта узган семинарда әйтте.

Хуҗалык республиканың “Селекс” оешмасы белән килешү төзегән, барлык сыерлар махсус программага кертелгән. Хуҗалыктан бирелгән мәгълүматлар (аларның дөрес булуы мөһим) шушы программага кертеп барыла. Монда сыерларның туганнан алып бар тарихы языла: күпме сөт бирә, кайчан каплатылган һ.б.

– Баштагы анализларны күргәч бермәлгә югалып та калган идем, – ди җитәкче. – Күп нәрсәне белеп тә бетермәгәнбез икән. Алар биргән киңәшләрне үти башлагач уңай нәтиҗәләр озак көттермәде, сөт тә арта, бозау алу яхшырды.

Ай саен кайтып укыталар да әле, белгечләр белән бергә җитәкче үзе дә укый.

Әлеге хуҗалыкка кайчан килсәң дә тәртип. Семинарга килүчеләр бар да машина-трактор паркына җыйналды. Алар район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов белән башта кыр эшләрендә катнашачак техниканы карап чыктылар. Тагылма кораллар әзер. Остаханәдә тракторларны ремонтлау бара. Быел монда төзекләндерү эшләре башкарылды, хезмәтне саклау, ял бүлмәләре бик яхшы хәлгә китерелде.

Семинарның баш инженерлар белән үткән өлешендә “Северный” ширкәте баш инженеры Самат Йосыпов эшне оештыру тәртибе белән таныштырды. Район башкарма комитетының хезмәтне саклау белгече Мулләхмәт Әскәров, “Гостехнадзор”ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов хезмәтне саклау, техник карау үткәрү буенча куела торган таләпләрне җентекләп аңлаттылар.

Хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклар өчен семинар фермаларда дәвам итте. Хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин инвестор ярдәменә таянып эшләүләре, Алмаз Закировның һәрвакыт булышырга әзер булуы турында әйтте. Соңгы вакытта гына да Шекәдә һәм Носыда 400әр терлек сыешлы таналар тораклары төзелде. Аларда нибары икешәр кеше эшли. Республика программалары нигезендә тораклар төзекләндерелде, силос, сенаж траншеялары төзелде.

Әле менә якын киләчәктә сыерлар комплексы төзергә дигән планнары бар.

Торакларда чиста, тәртип. Рационнар төзүгә зур игътибар бирелә. Фермаларда тәүлек буе кеше өзелми, бозау тугач та угыз эчерәләр, аннан соң җылы сөт, су, грануллы махсус азык бирелә.

Район башлыгы Илшат Нуриев хуҗалыкта һәр тармакта эшләр оештырылуга югары бәя бирде. Башка хуҗалыкларда да шуңа омтылырга кирәклеген искәртте.

Ильяс Фәттахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International