Алар күп бала үстергән

2019 елның 22 марты, җомга

Алар күп бала үстергән

“Хәзер яшьләр 1-2 балага да түзә алмый, без өй тулы баланы ничек карадык икән соң?!” – дип аптырый кайбер апа-әбиләр. Арчада күп балалы әниләр белән очрашуга баргач, мин бу ханымнарга сокланып утырдым... Баланы йөрәк астында 9 ай буе күтәреп, сабыйны җир йөзенә тудыру мең газап булса, аларны тәрбияләү, кеше итү аннан да газаплырак. Бу гомер иткән аналар фикере...

Очрашу “Казан арты” тарих-этнография музее залында булды. Аны Арчадагы “Көнчыгыш” һәм “Үзәк” территорияләре үзидарәләре җитәкчеләре Ринат Сафин белән Рәмзия Хәмидуллина оештырды. Музей хезмәткәре Гөлүсә Хаҗиева алып барды. Рәмзия ханым дулкынландыргыч сүзләр әйтте: “Әни мине 43 яшьтә тапкан. 23 ел инде әни юк... “Минем нәнием” дигән иркә сүзең ишетәсем килә...” Әйе, әни тавышын бик тә ишетәсе килә... Әмма әниләр мәңгелек түгел шул.

Хезмәттәшебез шушы очрашуда катнашкан 12 балалы Фәридә Мөхәммәдияроваларда Коръән ашында булганнан соң, алардагы җылы мөнәсәбәтне сөйләп бетерә алмады. Әнә бүген ул сәхнәдә балалары, оныклары арасында елмаеп басып тора. Олы баласына 34 яшь, кечкенәсенә 15 яшь. Янәшәсендә басып торган кече улы Рәзилне: “Бу минем алтыным”, – дип сөеп алды. Арчаның 5нче гимназиясендә башлангычта укыткан Зәбидә Гаязовна: “Балаларның өс-башлары һәрвакыт чиста булды, дәресләрне әзерләп йөрделәр. Фәридә ханым балаларны кайгыртучы чып-чын әни”, – дип сөйләде. Килене Милена: “Син бик әйбәт әни...”, – дип, сөеп, кайнанасына чәчәкләр сузды...

Монысы кереш сүз генә иде. Барлык әниләр дә сәхнәгә матур итеп тезелешеп бастылар. Алар: Арчада яшәүче 8 егет 4 кыз үстергән герой- ана Кысна авылы кызы Фәридә Мөхәммәдиярова, 8 балалы Рузалина Хәбибуллина, Күпербаштан 5 балалы Ранилә Сираева, 5 бала әнисе Диана Бульмакованың әнисе Галия ханым, чөнки Диана үзе килә алмаган, Арчадан 4 бала әнисе Фәридә Насыйрова, Ташкичүдән 4 балалы Гүзәлия Сәфәргалиева. Укытучы булып эшләгән Фәридә Насыйровага бала тәрбияләү буенча сораулар күп булды. Чөнки педагог бит. “Ничек итеп балаларны тәртипле итеп үстерә алдыгыз?” – дигән сорауга Фәридә ханым: “Мин балаларга мөстәкыйльлек бирдем, – диде. – Яраткан шөгыльләре белән шөгыльләнделәр. Без иптәшем Зөфәр белән бервакытта да балалар янында тавышланмадык. Балаларга эшне бүлеп бирдем. Кәгазьгә кем нинди эш башкарырга тиешлекне яза идем”. Элеккеге хезмәттәше Фирая Йосыпова бу гаилә турында ихтирам белән яратып сөйләде. “Фәридә ханым искиткеч сабыр кеше. Аннан әйбәт аура аласың. Аның кызлары менә дигән аш-су осталары, тегүчеләр, уллары да тәртиплеләр, бар да югары белем алды”, – диде.

Кайсы әни белән сөйләшсәң дә, җавап бер: “Бала хезмәт белән үсәргә тиеш!” Без дә шул фикердә. “Шәһәр фатирында эш юк, каян табыйк без ул хезмәтне?” – диючеләр табылыр. Күп балалы әниләрнең моңа да җавабы бар: “Балага иң беренче чиратта йокларга ятар алдыннан урын җәяргә һәм йокыдан торгач, урынын җыярга өйрәтергә кирәк. Дәфтәр-китап- ларын тәртиптә тоту да хезмәт. Идәнне себерү шулай ук хезмәт. Ә кайбер балалар бит юарга, теш чистартырга иренәләр”.

Бик матур очрашу булды ул. Әниләр бала тәрбияләү тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Без аларга исәнлек-сау- лык, балалар бәхете телибез.

...Әниләр чәчәкләр, бүләкләр белән сөенешеп таралышты.

Румия

Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International