Яшәеше һәркемгә үрнәк

2019 елның 22 марты, җомга

Яшәеше һәркемгә үрнәк

7 март көнне Арча Мәдәният йорты гөр килеп торды. Биредә районда узган “Гаҗәеп әби” бәйгесенең гала концерты узды. Әлеге дәрәҗәле исемгә Арча станциясендә яшүче Рая Фәтхуллина лаек булды.

Эшләгән елларында, балалар бакчасында яшь буынга тәрбия бирүдә хезмәт куйган чорында Рая Ахун кызы буларак районда билгеле булса, инде менә 15 елдан артык район гына түгел, республика дәрәҗәсендә дә Рая абыстай булып танылып, республикадагы ислам дөньясында да билгеле шәхес. Рая абыстайның укучылары республика буйлап таралып, хәзер күбесе үзләре дини гыйлем бирә.

“Гаҗәеп әби”дә катнашырга Рая абыстайны, чынлап та бу исемгә лаек икәнлеген күрсәтергә дип Арча станциясендәге күп функцияле үзәк директоры Марат Котдусов белән сәнгать җитәкчесе Ильмира Фазылҗанова катнашырга күндергән. “Әзерләнгән- дә хәйран гына тырышыр- га туры килде. Балалар нык ярдәм итте”, – ди Рая ханым.

Балалары аның төп терәге. “Өч кызым – өч бәхетем”, – дияргә ярата ана. Ире Мәсхүт абыйны яшьли мәңгелеккә югалткач, башына төшкән кайгылардан арынырга да балалары ярдәм иткән. Алар ананың киңәшчесе, терәге, ярдәмчеләре, иң газиз кешеләре. Конкурста да өч кызы, оныклары кырык эшен кырык якка ташлап, әниләре белән бергә сәхнәдә чыгыш ясарга кайткан: һәммәсе җырлый, музыка уен коралларында, скрипкада уйный... Олы кызы Флера 35 ел Арча педагогика көллиятендә музыка укыта, РСФСРның, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Арча таңнары” ансамбле җитәкчесе, уртанчысы Альфира 32 ел Шушмабаш мәктәбендә инглиз теле укыта, төпчеге Гөлүсә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан транспорт линиясе идарәсендә эшли. Рая апа белән Мәсхүт абый кызларын халык өчен хезмәт итә торган шәхесләр итеп тәрбия- ләсә, оныкларга нәселнең яхшы сыйфатлары күбрәк тә күчкән: аларның мәктәпне тәмамлаганнары медальләр белән бетерсә, әле мәктәптә укучылары да уку алдыныгылары. Берсен генә мисалга китерү дә җитә: Рая апаның үз янында үскән оныгы Салават, мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, бүгенге көндә Мәскәүдә югары белем ала, бер ел чит илдә укып белемен чарлап кайтты. Балаларның һәммәсе башлангыч музыкаль белемле. Салават та барлык төр уен коралында уйный белә икән. Фәтхуллиннарның гаиләсе Акчишмәдә яшәгәндә үк район күләмендәге чараларда уңышлар яулый башлый. 1976 елда Арчага күчкәч, гаиләнең сәхнәдәге чыгышлары ешая, алар республика дәрәҗәсендә җиңүләргә ирешә.

“Флерага 6 ай вакытта әткәй аны алдына утыр- тып тальянда уйный иде”, – дип искә ала Рая апа. – Ул гармунның яшен әйтсәм, ышанмассыз да! 106 ел аңа!” “Гаҗәеп әби” конкурсының зона бәйгесендә әлеге мирас гармун белән чыгыш ясаган Рая апа. Ул гармун да нәсел тарихының дәвамчысы: әтисеннән Мәсхүт абыйга, аннан кызы Флерага, ә аннан Салаватка калган. Бәлки шул серле гармунның моңы, тарту көче Рая апаның кайнатасын су-гыш кырыннан исән- имин туган җиренә алып кайтырга ярдәм иткәндер әле.

Рая апа үзен белә башлаганнан әнисенең көйләп Коръән аятьләре укыганын ишетеп үсә. Яшьлегендә Шекәдә мәдрәсә тәмамлаган әнисе әкренләп аңа әнә шулай дини гыйлем сеңдереп үстерә. “Әни Коръән укыганда аңа кызыгып карый идем, бу нинди хәреф, дип сорыйм, беләсе килә. Әни ураза тотканда, иртән аның белән кызыгып уразага кергән чаклар да булды. Балалар үскән чорда телевизор аша гарәп хәрефләре өйрәтә башладылар. Теләгем көчле иде, өйрәнә алдым. Аннан, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамладым, – дип сөйли ул дини юлга кереп киткән елларын. – Кызым Флера да шул мәдрәсәне тәмамлады. 7 ел Арча халкына дини тәрбия бирә”.

Әтисе Ахун кызы Раяның бүгенге көнендәге дәрәҗәсен, хөрмәткә лаек икәнен күрсә, куанып туя алмас иде: аның кызын дини мәҗлесләр, чаралар үткәрергә, вәгазьләр сөйләргә, мөнәҗәтләр җырларга чит районнарга да чакырып алалар. Әтисен хәтерләми Рая апа. Сугыш афәте аларны мәңгелеккә аерган... Ә бала күңеле аны кайтып керер кебек итеп өметләнеп гомер буе көтеп яшәгән.

“Мин кечкенәдән тынгысыз, хәрәкәтчән, тик торырга яратмый торган бала булып үстем. Хәрәкәтләнүдән күңел тынычлыгы табам. Кошка очар өчен канат кирәк, ә кешегә кирәк яшәргә, картаерга бер дә ашыкмыймын, яшәргә дә әле, яшьнәргә”, – дигән канатлы сүзләр аның тормыш девизына әйләнеп, яшәешенә көч-куәт өсти.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International