Кыенлыклар бар

2019 елның 22 марты, җомга

Кыенлыклар бар

Урта Курса авыл җирлеге сәркатибе Әлфия Шакирова, волонтер, инглиз теле укытучысы Рәзинә Таһирова белән Корайван авылында яшәүче пенсионер Мөршидә апа Вафинага санлы эфир телевидениесе тоташтырырга бардык.

Гомер буе терлекчелектә эшләгән Мөршидә апа килене Резедә һәм оныгы Раяз белән яши. “Мин үзем Татарстан программасын, татарча фильмнарны карарга яратам”, – ди Мөршидә апа. Санлы эфир телевидениесендә бушлай 20 программа карап була. Әмма ул программалар арасында татарча тапшырулар юк. Санлы эфир телевидениесен тоташтырган очракта татар телендәге ТНВ программасы элек ничек күрсәткән – шулай күрсәтүне дәвам итәчәк. Шунысы бар: санлы эфир телевидениесе чип-чиста, югары сыйфат белән күрсәтә. Тиешенчә тоташтырырга һәм антеннаны сыйфатлы итеп урнаштырыр- га кирәк.

Күптән түгел республиканың телевидение үзәгенең Шәмәрдән бүлеге белгечләре районда волонтерларны җыеп, телевизорларны санлы эфир телевидениесенә ничек тоташтырыр- га кирәклеген аңлатып киттеләр.

Мөршидә апа гаиләсендә аналог телевидение белән эшләүче ике телевизор бар. Телевизорларның икесе дә 2013–2014 елларга кадәр эшләнгән. Санлы эфир телевидениесенә тоташтыру өчен аларга приставка кирәк. Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина кирәкле приставканы алып кайтып биргән. Тик менә антенна белән проблема бар. Ул кимендә 10 метр биеклектә булыр- га тиеш. Антенна, сыйфаты ничектер, тәбәнәк урнаштырылган. Аны биегрәк куярга кирәк булачак. Волонтер Рәзинә ханым бер телевизорга санлы эфир телевидениесен тоташтырды. Әмма 1нче программа гына күрсәтә булып чыкты. Бу бәлки тәбәнәк антеннага бәйледер? Антенна чыбыгының телевизорга тоташтыра торган башының начар хәлдә булуының да, бәлки, тәэсире бардыр. Яңаны алып куярга кирәк булачак. Шулай итеп, тиешле 20 программаны көйләп булмады.

Соңыннан Шәмәрдәндәге телевидение бүлеге җитәкчесе Айрат Хаҗиев белән сөйләштек. Айрат Шаһимуллович болай дип аңлатты:

– Санлы эфир телевидениесен тоташтыргач, 1генә программа күрсәтергә тиеш түгел, анда 20 программа булырга тиеш. Сәбәбе нидә, хәлне ачыкламыйча төгәл генә әйтеп булмый. Безнең хәзер интернетта төркем оешты. Телефон: 89274047301. Тоташтырган вакытта аңлашылмаучылыклар килеп чыкса, сораулар туса, телевизорны, приставканы, тоташтырган урыннарны, антеннаны фотога төшереп, киңәш сорарга була. Хуҗа кеше санлы эфир телевидениесенә күчү өчен алдан хәстәрен күрергә тиеш.

Менә шулай, һәр яңалыкның үз кыенлыклары бар. Аналог телевидениесе 3 июньнән өзеләчәк. Аңа кадәр аз булса да вакыт бар әле. Әмма вакытны сузарга кирәкми. Тәвәккәлләп тотынырга!

...Мөршидә апа татарча фильм карарга әзерләнеп калды. Тапшыруларны санлы эфир телевидениесенә тоташтырган очракта да ТНВ юкка чыкмаячак.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International