Укучыларны техник юнәлештәге дәресләргә җәлеп итү, теоретик һәм практик белемнәрне күтәрү уе белән 2019 елның 12 апрелендә Арча Укучылар сараенда Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы белем бирү учреждениеләре укучылары арасында гади пневморакетомодельләр буенча шәхси-команда ярышлары булып узды. Ярышларда Арчаның 6нчы, 3нче, Утар-Аты, Казанбаш, Шурабаш, Сеҗе , Ташкичү мәктәпләреннән, Яңа Кенәр интернат-мәктәбеннән, Арча Укучылар сараеннан һәм Яңа Кенәр балалар иҗат йортыннан 11 команда катнашты. Яңа Кенәр интернат-мәктәбе командасы җиңүче булды.