VIII Республикакүләм Тукай укулары

2019 елның 12 апреле, җомга

VIII Республикакүләм Тукай укулары

 

Габдулла Тукайның 133 еллыгы уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Г.Тукай әдәби музее, Арча муниципаль районы  Яңа Кырлай урта мәктәбе тарафыннан VIII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде.

12 нче апрель көнне  узган Габдулла Тукай укуларында республика мәктәпләреннән   килгән 67 укучының, 53 укытучының эше тыңланды. 

Укучыларыбыз  5 төрле номинациядә:  “Габдулла Тукай һәм тел гыйлеме”, “Габдулла Тукай иҗатында бөек шәхесләребез”, “Туган ягым мәдрәсәләре”, “Габдулла Тукай иҗаты чит илләрдә”, «Мәсәлләрдә тормыш дөреслеге  (Укучылар тарафыннан иҗат ителгән мәсәлләр)”; укытучылар 3 төрле номинациядә: “Укыту-тәрбия процессында  классикларыбыз иҗатын  өйрәнү”, “Татар әдәбиятында мәсәл җанры”, “Укытучы- иҗади шәхес (укытучыларның әхлак темасына язылган әкиятләре)” үзләренең хезмәтләрен якладылар.

  Габдулла Тукай укуларына килгән укучылар бөек Тукаебызның тормыш юлын, әдәби мирасын тирәнтен белүләрен, аны яратуларын расладылар. Бәяләгәндә эшнең фәннилеге, заман таләпләренә туры килүе, шул тема өстендә эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну, эшләрнең җирле материалларга нигезләнгән булуы исәпкә алынды.  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Мәгарифне  үстерү институты белгечләре, күренекле журналистлар һәм язучылар, Казандагы Г.Тукай музее, Арча музейлары хезмәткәрләре катнашында төзелгән жюри укучыларның фәнни һәм иҗади эшләренә югары бәя бирде. Җиңүче укучыларга һәм укытучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International