Чәчүне төгәлләүчеләр арта

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Чәчүне төгәлләүчеләр арта

Май аенда мондый эсселек 1921 елда теркәлгән. Ул вакытта 30 градус җылы торган. Быелгы эсселек аннан да артып китте. Синоптиклар атна ахырында һава температурасы нормаль хәлгә киләчәк, диләр. Сынамышлар буенча, майның салкынча килгәне әйбәт.

Бу көннәрдә Ашытбаш, Ташкичү якларында әйбәт кенә яңгырлар яуды, дигән хәбәрләр килде. Алда әле тагын вәгъдә итәләр. Җәйге якта бездә дымның артыгы юк.

Район хуҗалыкларында 14 майга 70365 гектардагы сабан культураларының 43064 гектары чәчелде. “Курса МТСы”, “Казанка” чәчүне төгәлләде. “Яңарыш” хуҗалыгында соңгы гектарларны чәчәләр.

13 майда 5936 гектарда чәчү чәчелде. “Игенче” ширкәтендә – 1300 гектар. Бу хуҗалыкта тәүлек буе эшлиләр.

Барысы 400 гектарда бәрәңге утыртылды. Шуның 300 гектары – “Кырлай” ширкәтендә.

Район башлыгы Илшат Нуриев язгы кыр эшләрендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән “Кыр-лай” ширкәте тракторчысы Данил Рәхимовка, “Игенче” ширкәте тракторчысы Хәниф Вильдановка, “Тукай” ширкәте тракторчысы Рүзәл Әюповка, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте механизаторлары Зәкәрия Динмөхәммәтовка, Рафаэль Җәләлиевкә Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды.

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International