Үлемсез полк

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Үлемсез полк

Рәтләр елдан-ел арта бара. Әтисе, бабасы, абыйсы, туганының фотосын тотып чыгучыларның кайсы белән сөйләшсәң дә, мәйданнан үткәндә бик нык дулкынландыра, күзләргә яшьләр килә, диләр. Алар парад башланганчы иртәдән килә башладылар. Әнә, алар, Венера, Илдар Шәфигуллиннар, Роза Шәрәфиева, Тәскирә Гарифҗанова, Флүзә Гайнуллина, Рәмзия Хәмидуллина, Ибраһим Сабиров, Булат Кадыйров... Саный китсәң – алар күп. Игелекле гамәл. Чит җирләрдә ятып калган, сугыштан исән-сау кайтып, илгә-көнгә намуслы хезмәт иткән якыннарыңны онытмаска, искә алырга кирәк...

Арчада яшәүче Булат Кадыйров: “Әтинең абыйсы Файсал абый 1942 елда Мәскәүгә 500км.лап кала Воронеж янындагы каты сугышларда һәлак булган, – дип сөйләде. – Башта укытучы булып эшләгән. Армиядә Дагстанга хәрби училищега укырга җибәргәннәр. Аннан – сугышка! Командир булган. Взвод белән идарә иткән. Сугышта яраланып, Свердловск госпиталенә эләгә. Яңадан фронтка бу яклардан поездда үтеп барганда Курса тирәсендә басуда эшләүче хатын-кызларга сәлам хаты ыргытып китә. Хатны әнисенә тапшыралар...”

Чөмә-Елгадан Равия Ибраһимова кулында әтисе Бәдретдин Заһидуллинның фотосы. “Әти сугышка киткәндә әнием Шәмсениса 6 бала белән калган, – дип сөйли дулкынланып. – Сугышка киткәндә 41 яшьтә булган. Украинага эләккән. Днепрны кичкәндә ике пулядан яраланган. Сугыштан исән-сау кайтса да, бер кулы селкенеп кенә тора иде.

Сугыш турында бик аз сөйләде. Тәмәке кабызып, үзе белән үзе сөйләшеп утырыр иде... Бер кулы белән такта ярды. Фермада каравылда торды. Әти дөреслекне яратты...”

– Әтинең әтисе Әхкәметдин Хәйретдинов Сеҗе авылыннан, – дип сөйли Эльвира Сергеева. – Укыткан. 4 баласын калдырып, сугышка китеп барган. Корсакта 5нчесе калган. Абый 1942 елда хәбәрсез югалган. 5нче баласы булып Марсель туа...”

“Әти Зөфәр 80 яшькә кадәр яшәде, – дип сөйләде Ибраһим Сабиров. – Фронтта старшина, артиллерист булып хезмәт иткән”.

Арчада яшәүче Нургалиевлар: “Безнең бабай Бәдретдин Кәримуллин әтисе Кәрим белән бергә сугышка киткән, – дип сөйләделәр. – Алар Теләчедән, Югары Кибәхуҗа авылыннан. Икесе дә әсирлектә булганнар. Сугыштан исән-сау кайтып, гомер иткәннәр”.

Руслан Биктимеров кулында бабасы Васыйл Биктимеровның фотосы. Фото янәшәсенә бүләкләү кәгазе дә урнаштырылган. 1945 елның 6 мартында Сталин боерыгы белән Белград, Трептов, Грайфенбер, Каммин, Гюльцов, Плате шәһәрләрен алу сугышында катнашкан сержант Биктимеров Васыйл грамота белән бүләкләнә, дип язылган анда. “Бабай сугыштан исән-сау кайтып, 1988 елны вафат булды”, – диде оныгы.

Арчада яшәүче Ләлә, Радик Баһавиевлар шулай ук бабалары Габделхак Баһавиев һәм Григорий Клиентов турында горурланып искә алдылар. Ләләнең әнисе Нина Григорьевна да килгән. “Безнең әти Мамадыш районы Малмышка авылыннан иде, – дип сөйләде Нина Григорьевна. – Әти Сталинград сугышында катнаша. Командир һәлак булгач, ул отряд белән идарә итә. Берлинга кадәр барып җитә. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә”. Ә кияве Радик Баһавиев болай дип сөйли: “Бабай Габделхак Баһавиев сугышта әсирлеккә эләгә. Польшада поездда барганда 4 кеше качалар. Бүләкләре күп. Кызыл Байрак ордены бар. 1985 елда вафат булды”.

– Парадка чыгам дип, оныгым Амилия Башкортстаннан кайтты, – дип сөйли Флүзә Гайнуллина. – Әтием Әхәт Гайнуллин сугышта Курск дугасын, Керчьне кичкән кеше. Танкка ут капкач, командирын коткарган. Сугыштагы михнәтләр турында һаман сөйли иде...

– 9 май парадына иң беренче булып мин бабайның фотосын күтәреп чыктым, – дип сөйли Арча станциясеннән Роза Шәрәфиева. – Хәзер без күбәйдек. Әнинең әтисе Иске Йорттан Зиннәт Нигъмәтуллин Венгриядә 1944 елның 29 декабрендә һәлак булган. Без әти, әни һәм мин Венгриягә бабайның күмелгән урыны Балашко авылына барып кайттык. Хәзер аларның сөякләрен икенче мемориалга күчерделәр.

Венера, Илдар Шәфигуллиннар бабаларын бер фотога ясатканнар. Шакир Фәйзуллин һәм Нургали Сәйфуллин. “Шакир бабай хәтта гражданнар сугышында булган, – дип сөйләде Венера ханым. – Нургали бабай Сталинград сугышында хәбәрсез югалган...

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International