Горурланабыз, хәтерлибез

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Горурланабыз, хәтерлибез

Сугыш алдыннан соңгы кышны районыбыз халкы киеренке хезмәт белән яши. 1941 ел башына күмәкләшү эшләре тәмамлана, Арча һәм Казанбаш МТСлары әйбәт кенә эшли, авылларда язгы кыр эшләренә әзерләнәләр.

Әмма дөнья хәвефле була. Фашист Германиясе инде берничә илне басып ала, сугыш куркынычы безнең илебез чикләренә якынлаша.

Сугыш башлану турындагы коточкыч хәбәрне радио җиткерә. Бер мизгел эчендә бар нәрсәнең асты өскә килә. Миллионлаган кешеләрнең тыныч планнары һәм өметләре җимерелә.

Сугышның беренче көнендә үк 1905–1918 елларда туганнарны фронтка алырга дигән әмер чыга. Башта 19–36 яшьлекләрне һәм хатын-кыз медикларны, радистлар һәм башка мөһим белгечлекләре булганнарны алалар. Фронтка Ватанны үз-үзебезне аямыйча сакларбыз, дип ант итеп китәләр 1941 ел дәвамында авыл хуҗалыгында, башка тармакларда эшләүче ир-егетләрнең яртысыннан артыгы хәрәкәттәге армиягә алына. Сугыш башланганнан соң ярты ел эчендә 200дән артык бригадир һәм ферма мөдире, 36 колхоз рәисе, 12 авыл Советы рәисе фронтка китә.

Әле ул вакытта берәү дә сугыш шулай озакка барыр, зур корбаннар китерер, дип уйламый. “Бәлки урак өстенә кайтып җитәрбез”, – дип китә алар...

Районнан фронтка барысы 25 меңнән артык кеше алына, шуларның 246сы – хатын-кызлар. Сугыш кырында 14 мең кеше һәлак була яки хәбәрсез югала. Алар туган якларына кайтып җитә алмый, сугыш кырларында, чит җирләрдә ятып кала. Вакыт аяусыз. Сугыш кырларыннан исән кайткан унбер меңнән артык райондашыбызның бүген нибары 27се исән. Фидакарь тыл каһарманнары сафы да елдан-ел сирәгәя бара. Әмма алар батырлыгы вакыт кысалары белән бәяләнми, еллар узган саен Җиңү яулаган, илне фашист басып алучыларыннан саклаган, тылда үз хезмәте белән фронтны тәэмин итеп торган кешеләргә карата хөрмәтебез арта бара. Моның шулай икәнлеге Арчада 9 Майда уза торган бәйрәмдә дә ачык күренә. Быелгы парадның искиткеч матурлыгы, оештырылуы дәрәҗәсе һәркемнең күңеленә хуш килгәндер.

Хезмәт коллективлары һәм гомуми белем учреждениеләре укучылары колонналары һәркайсы матур итеп бизәлгән, һәркем йөрәк җылысын биреп тырышкан.

Колонналар үтеп беткәннән соң Бөек Җиңүгә багышланган митинг башланды. Район башлыгы Илшат Нуриев якташларыбызның Җиңү яулаудагы фидакарьлеген билгеләп үтте, бәйрәм белән котлады. Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова республика Президенты Рөстәм Миңнеханов котлавын ирештерде.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International