Онытмабыз!

2019 елның 17 мае, җомга

Онытмабыз!

Арчаның җиденче мәктәбе Җиңү көне алдыннан матур бәйрәм ясады. Шарлар, чәчәкләр, плакатлар күтәргән укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр – барысы өч йөзгә якын кеше – колоннага тезелеп Айван урамнарыннан үттеләр. Алда – “Үлемсез полк” акциясендә катнашучылар. Сугыш ветераннары яшәгән йортлар яннарында тукталып аларны искә алдылар. Капка төпләрендә каршы алып торган тыл ветераннары янында фоторәсемнәргә төштеләр, аларны бәйрәм белән котладылар. Узып баручыларны, карарга чыккан авылдашларын сәламләделәр. Иң кызыгы һәм сокландырганы – балаларның үз-үзләрен тотышы. Алар өчен бу искиткеч дәрәҗә, горурлык.

– Җиңү көнендә авыл урамнары буйлап үтү бездә яңалык түгел. 39 ел рәттән оештырыла инде ул, – дип аңлатты мәктәп директоры Альмира Гатауллина. – Авылда 180 хуҗалык. Биш йөздән артык ир-егетләребез фронтка киткән һәм... бик күпләр әйләнеп кайтмаган. Исән кайтканнары да вафат инде. 14 тыл ветераныбыз бар. Иң олысы Нәҗибә апа Афзаловага 95 яшь.

Шушындый ук чара икенче көнне Төбәк-Чокырча авылында да оештырыла икән.

– Беләсезме, анда хәл үзенчәрәк, – ди мәктәп директоры. – Кеше дә бик күп була, кунаклар да кайта. Каршы алып кына калмыйлар, аларга үзләре дә иярә. Шунда без дүртенче сыйныф укучыларын Россия укучылар хәрәкәтенә алабыз. Аларга галстукны ветераннар, зур уңышлар яулаган укучылар, танылган кешеләр бәйли. Бу да үзенчә бер тәрбияви чара.

... Соңыннан сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг булды. Ул һәйкәл каршына чәчәкләр салу белән башланып китте. Ил азатлыгы өчен сугышта һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Икенче сыйныф укучылары әдәби чыгыш әзерләгән иде.

– Тарихны без яхшы белергә тиеш. Сезнең бурыч – яхшы уку, табигатьне саклау, игелек эшләү. Хәтерегездән чыгармагыз, яхшылык һәрчак яхшылык булып кайтачак, – диде Альмира Гатауллина. – Карагыз тирә-юнегезгә, табигать нинди матур. Баш өстебездә кошлар сайрый – бу да могҗиза. Нәкъ шушы минутларда яңгыр сибәләп үтте – безнең шулай искә алуыбызга сөенгән мәрхүмнәрнең күз яшьләре диярсең – бу да бит могҗиза. Сугыш кырында башларын салганнар яшәргә, яратырга, яратылырга, балалар үстерергә өлгермәделәр. Сезнең киләчәгегез матур, якты, күгегез аяз булсын өчен көрәшеп һәлак булдылар. Һәм без аларны онытырга тиеш түгел. Алар даны мәңгелек.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International