Авыл яшьләре сынатмый

2019 елның 17 мае, җомга

Авыл яшьләре сынатмый

Шушы көннәрдә авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов һәм яшьләр эшләре буенча белгеч Лиана Калинина басуларда булып кайттылар, язгы кыр эшләре чорында югары күрсәткечләргә ирешкән яшь кыр хезмәтчәннәренә Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырдылар.

“Ватан” хуҗалыгыннан Раил Лотфуллин янында узган ел да булган идек. Ул әнә шулай елның-елында матур күрсәткечләргә ирешә.

– Мин Пөшәңгәр бригадасында бригадир булып дүрт ел эшлим. Раилне алдынгылар рәтендә генә күрәм. Яшьтән авылда калды. Нормада укып, тракторга утырды. Нәрсә кушсаң, шуны намус белән башкара. Культиватор, тырма белән җир эшкәртә, агу сибүдә (су ташый), сенаж салуда катнаша, фермаларга печән ташый. Бик тырыш егет, – диде Шамил Әхмәдуллин. – Гомумән, механизаторларыбыз бик уңган. Бу урында тракторчылар Таһир Сабиров, Данис Әһлиуллин, Әмир Газимовны да мактап телгә алып үтәсе килә.

“Северный” хуҗалыгыннан Ишнарат егете Фирзәр Камалетдинов турында да мактау сүзләре генә җиткерделәр. Фирзәр хәзерге вакытта чәчүгә җир әзерли, соңрак азык әзерләүдә катнашачак. Ел да алдынгылар рәтендә бара, һәр ел алдынгылар слетында катнаша. Читтән торып Казан аграр университетында белем алырга да вакыт таба. Өйләнгән, ике бала үстерәләр.

– Мин өченче сыйныфны тәмамлау белән тракторга утырдым инде, әти белән азык әзерләдек. 2011 елдан үземә техника ышанып тапшырдылар. Ә “ДТ–75”кә өч ел элек утыр-дым, – ди Фирзәр.

“Кырлай” ширкәтеннән Раил Гомәровка 21 яшь. Тумышы белән Шушмабаштан. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган. Спорт белән дә шөгыльләнә икән.

– Әнәс Кәримов (әти белән бергә укыган) бу хуҗалыкка чакырып алды, эшләп кара әле, диде. Ошады да калдым. “Нью–Холланд” агрегатында эшлим, – ди Раил. – Шушмабашка кайтып йөрим. Мин үзем төнге сменада эшлим. Кичке 6дан иртәнге 6га кадәр. Ильяс Габделгазизов аны июль башында Актанышта үтәчәк авыл яшьләре спартакиадасында катнашырга чакырды, анда тракторчылар ярышы да булачак.

 “Курса МТС”ы ширкәтеннән Алан егете 22 яшьлек Надир Сафиуллин әтисе һөнәрен сайлап ялгышмавы, дүртенче ел инде яратып тракторда эшләве турында әйтте. Аз сүзле, әмма елмаеп кына торган бу егетне бернинди хезмәт тә куркытмый.

– Иртәнге 5тән кичке 7–8ләргә кадәр эштә. Башта чәчүдә идем, хәзер тырмада. Аннан азык әзерләү китә, – ди ул.

Мөрәле егете Раил Фәйзрахманов “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә алдынгы механизаторларның берсе. “Бик тырыш егет. Бүгенге көндә “МТЗ–1221” белән чәчүдә урак өстендә “Нью–Холланд” комбайны белән ашлык суктыра. Җәен мегафермага азык ташый, кышын да шунда эшли. Ел саен 1–2нче урыннарны алып килә. Комбайнда 2018 елда беренче булды. “Яшь механизатор” республика бәйгесендә катнашып, икенче урынны яулады”, – диде икътисадчы Салават Әхмәдиев.

“Игенче” хуҗалыгы механизаторы Фаил Исхаков белән Венета юлында очраштык. Үзе Түбән Аты егете. Венетага җәйге лагерьга терлекләр илткән.

– Өч ел инде тракторда эшлим. Ел дәвамында тик торганым юк, эш җитәрлек,– ди Фаил. – Авылда да яхшы яшәп була. Тырышырга гына кирәк.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International