Чәчү – эшнең башы гына

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Чәчү – эшнең башы гына

Май аенда салкыннарның кире кайтып алуы гадәти хәл. Борынгылар аларга “шомырт салкыннары”, “балан салкыннары” дип исем дә биргән. Өлкәнрәкләрнең “Май аенда ат сукасының басуда катып калган вакытлары була иде”, – дигәннәре истә.

Быел бөтен өмет – сабан культураларында. Чөнки көзге культуралар начар кышлап чыкты. Хуҗалык- лар биргән мәгълүматларга караганда, 19 мең гектардагы арыш һәм көзге бодайның 8700 гектарын бозып чәчәргә туры килгән. “Миләш күп булган елны арыш уңа”, – дигән борынгылар. Быел миләш мул булырга ошаган үзе, әмма арыш кына сынатты.

20 майда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов язгы кыр-эшләрендә яхшы эшләүче механизаторларга район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, акчалата бүләкләр тапшырды. Бу юлы аларга “Төрнәле–Пошалым” ширкәтеннән Рамил Сабиров, “Аю” ширкәтеннән Данил Лотфуллин, “Кызыл Яр”дан Фәнил Мөхәммәтшин, “Таң” ширкәтеннән Рәфкать  Закирҗанов, Сафиуллин хуҗалыгыннан Ринат Вәлиев лаек булды.

Үрнәк бистәсендә боз да төшкәләп киткән, яңгыр явып тора иде. “Басуда эш бара, бу яңгыр гына комачаулый алмый”, – диде Сафиуллин хуҗалыгы җитәкчесе Рәиф Зәйниев.

“Төрнәле–Пошалым”, Сафиуллин хуҗалыкларында язгы кыр эшләре озаккарак сузылды. Бу якларда туфрак авырдан өлгерде. Әле дә агрегатлар керә алмаган урыннар бар.

“Кызыл Яр”, “Аю”, Таң” ширкәтләрендә чәчү төгәлләнеп килә, өчесендә дә азык катнашмасы чәчәләр иде. Соңгы вакытларда туфрак бик әйбәт килә, тигез, кәсәнкәсез басуларга сокланып үттек.

Районның иң ерак почмагында урнашкан “Таң” хуҗалыгы басуларындагы үзгәрешләр күңелгә хуш килде. “Ашлама кертмичә бер генә гектарны да чәчмәдек”, – ди хуҗалык җитәкчесе Рәдиф Закирҗанов. Район башлыгы бүләгенә лаек булган Рәфкать Закирҗанов өр-яңа “К-744” тракторы белән культивация ясый. Әлеге басуларның мондый куәтле техниканы күргәне булмагандыр. “Быел дым каплатуны да тиз башкарып чыга алдык, – ди Рәдиф Закирҗанов. – Яңа алган киң алымлы тырма агрегаты да бик ярап куйды. Чәчүгә дә өч агрегат чыгардык”.

Җитәкче быел бер яңа комбайн һәм чәчү комплексы алу артыннан йөри.

Иртәрәк чәчелгән басулар инде яшел төс ала. “Тишелеп чыккан басуларда өстәмә тукландыру мөһим, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге киңәшчесе Раил Шакирҗанов. – Бөҗәкләргә, авыруларга каршы препаратлар белән эшкәртергә кирәк”.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International