Безнең халык ял итә белә

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Безнең халык ял итә белә

Сабантуйда берәүләр көрәш карарга яратса, икенчеләре спорт ярышларында үзен сынап карый, өченчеләре уеннарда теләп катнаша. Моң сөючеләр сәхнә тирәсендә бөтерелә. Кемгә нәрсә ошый. Уеннарга килгәндә, ниндиләре генә оештырылмый бит аларның. Балалар өчен дә, өлкәннәргә дә. Чүлмәк вату уенына казан сөлгесе буе чират җыелган иде. Тик чүлмәкнең генә моңа исе китмәде, бик биреләсе килеп тормады. Шулай да төз бәрүчеләрдән читкә китеп котыла алмады.

Балаларга иң кызыгы күзләрне бәйләп бүләкләр кисеп алудыр, мөгаен. Нигәме? Чөнки анда бүләк тә эләгә, оештыручылар кыек киткән кулларны турылап, аны кисәргә дә ярдәм итеп җибәрәләр. “Сулы чиләктән алма алу уенында катнашасың килсә, бизәнеп төшмәскә кирәк. Ул алманы эләктергәнче барыбер буяу юылып төшә”, – ди көлә-көлә бер ханым. Ярый әле анысы су гына. Менә катыктан акча эзләгәнне күз алдына китерегез.

Әтәч тотарга да чыкты бер төркем халык. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә. Әтәч, мескен, артыннан өере белән чабып йөргән халыкны күреп нинди хисләр кичергәндер. Әтәчне тотканчы тынычланмадылар бит. Егылсалар егылдылар, бер-берләренә килеп бәрелделәр, әмма кул селтәмәделәр. Ахыр чиктә әтәч үзе хәлдән тайды бугай, бер өлгеренең кулына килеп капты. Мәчегә көлке, тычканга үлем, дигәндәй, аларны күзәтеп торган тамашачы эче катканчы көлде. Әтәчнең генә хәле мөшкел иде.

Күзләрне бәйләп, бүрәнәгә менеп утырып, бер-береңне капчык белән дөмбәсләү дә җилле барды. Анда инде кем көчле, нык, шул җиңде. Бәйләнгән күз белән тактага кадак кагу уены да кызык. Кемгәдер... Такта урынына бармакка чүкеч белән сукмасаң, әлбәттә. Кулларында ут уйнатканнар бар. Аларның кулында чүкеч уйнап кына тора. Ирләр арасында гына түгел, хатын-кызларда да.

Сулы чиләк-көянтә белән узышка йөгерү хатын-кызлар өчен әлләни кыенлык тудырмыйдыр, анысы. Хәер, кем белә, бүген чиләк-көянтә белән су ташымый берәү дә. Бу уенда ир-атлар бик кызык. Тырыша-тырмаша чабалар инде. Тик финишка җиткәндә сулары чиләк төбендә генә кала. Үзләре җитди булырга тырыша, үзләре көлә. Шулай оялмыйча, уңайсызланмыйча уеннарда катнашкан кешеләргә сокланам инде мин.

Йомырка салынган кашыкны авызга кабып йөгерү дә, озын аякта узышу, ласт киеп йөгерү, “чаңгыда” йөрү – барысы да үзенчә кызык.

Болары хәрәкәтле уеннар яратучылар өчен. Туры колгага менү, селкенеп торган авыш колга буйлап башына кадәр барырга тырышу – боларына инде алдан әзерлек кирәктер, дип уйлыйм. Бигрәк җитез кешеләр бар. Күз ачып йомганчы колга башына менеп җитә бит кайберләре. Ярый, азапланып мендең дә, ди, аннан исән-имин төшәсе дә бар бит. “Яртысына җиткәч кире төшәргә дә уйлаган идем. Аякларымны авырттырып бетердем. Әмма өскә күтәрелеп караган идем, әллә ни ерак калмаган кебек күренде. Икенче сулыш ачылды. Менеп җиттем бит колга башына”, – диде колгадан төшкәч тәэсирләре белән уртаклашып бер кыюсы.

Спорт сөючеләр өчен махсус мәйданчыклар әзерләнгән. Кул көрәштерергә бик күп кеше җыела. Гер күтәрүчеләр дә шактый. Ераклыкка сикерү, волейбол, пляж волейболы, мини-футбол, бокс, петанк, теннис, стритбол – барысының да үз осталары бар. Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чиклеләр өчен бочче буенча ярышлар оештырылган иде. Шахматчылар да көч сынаш-ты. Аркан, таяк тартышу ярышлары да кызык үтте. Бу уеннар, ярышларны оештыру, алып баруда мәгариф учреждениеләре, спорт мәктәбе коллективлары хезмәткәрләренең тырышлыгы зур булды.

Уеннар, ярышлар белән алданып, үзешчәннәребез турында онытып җибәргәнбез бит. Арча районы мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать мәктәбе укучылар һәм укытучылары өчен бу бәйрәм эш мәйданчыгы, дисәң дә була. Аерма – бу көнне алар саф һавада кунаклар күңелен күрә. Балалар чыгыш ясаган сәхнә янында халык өзелми. Аларның биегәннәрен, җырлаганнарын карап тору үзе үк күңелле бит.

Ә үзешчәннәребез өчен бу бәйрәм беренчесе һәм соңгысы түгел. Нинди чара булмасын, чыгыш ясарга алар һәрвакыт әзер. Вокаль-инструменталь ансамбль чыгышын да мин һәрвакыт бик яратып тыңлыйм. Профессионал артистлар белән беррәттән чыгыш ясау үзешчәннәр өчен үзе дәрәҗә.

Балалар аерым мәйданчыкта мәш килде. Балалар бакчалары тәрбиячеләре нәниләр өчен нинди генә уеннар оештырмады. Әй, рәхәтләнде инде сабыйлар. Аларны сөендерергә күп кирәкмени.

– Мин Сабантуйга шул балалар өчен дип төшәм инде. Рәхәтләнде батутта сикереп, квадрациклда әйләнеп килде, уенчык, шар алып бирдем, шашлык, туңдырма белән сыйладым, – дип танышына сөйләп тора иде бер яшь ханым.

Андый акча туздыргыч, балаларда шатлык тудыргыч уеннар, әйберләр чиксез күп иде. Кесәләр генә түзсен. Нишләсен инде әти-әни, балаларының күңелләрен күрим дисәң, кесәдәге акчаны санап тормыйсың. Ул атлаган саен аллы-гөлле, ялтыравыклы, күз явын алырдай матур уенчыклар, тәмле сулар, борыннарны кытыклап торган шашлык исе, туңдырма. Сабантуй елга бер килә, ел буе искә алып сөйләрлек итеп үткәрергә, рәхәтен күреп калырга кирәк. Ә безнең халык ял итә белә ул.

Шул ук көнне кич белән стадионда “Арча кичләре” булды. Махсус кунак буларак эстрада җырчысы Илназ Гарипов катнашты. Күңел ачу һәм бию кичәсе бик матур салют белән тәмамланды.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International