Атлар килә!

11 июнь 2019 ел., сишәмбе

Атлар килә!

“Ат ярышы карар өчен генә Сабантуйга киләм”, – дип әйтүчеләр бар. Кемдер адарынып, бүләген, акчасын әзерләп куя. “Атлар малай вакытларны искә төшерә...”, – дип, күзләре яшьләнгән агайлар да бар. Менә ат малы шундый ул: татарның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге...

Арча Сабантуенда халык көндезге сәгать 1 тулганда, төп мәйданнан аерылып, ипподромга килде. Ярышларда 25 ат катнашты. Ярышларны Яңасала авыл жирлеге башлыгы, атчы Айрат Сафин алып барды. Чабышкылар Арча, Биектау, Питрәч районнарыннан килгән иде. Ярышта күбрәк шәхси хуҗалык атлары катнашты. Чабышкы атлар тотучылар менә кемнәр алар: Арчадан Рамил Рәхмәтуллин, Айваннан Исмәгыйль Яхин, Кыснадан Равил Ибраһимов, Яңасаладан Айрат Сафин, Кышкардан Наил Җәләлетдинов, Көектән Рәсим Шәрифуллин, Вильдан Гарифуллин, Пөшәңгәрдән Рафаэль Мәгъсумов, Түбән Атыдан Ришат Кадыйров, Иске Иябаштан Илшат Шакирҗанов, Курса-Почмактан Венер Исмәгыйлев һ.б. Аргамакларда уллары, күршесе, авылдашы, кыскасы, атта оста йөрүче җайдаклар чапты.

Дүрт төркемдә ярыштылар. Беренче булып стартка 2 яшьлек 8 ат тезелде. 1200 метрга чаптылар. Иң көчлеләре “Азамат Сәләхов” крестьян-фермер хуҗалыгы атлары “Задиак” һәм “Зилемхан” булып чыкты. 1нче килгән “Задиак” белән малкайның сулышыннан аңлаучы мари егете Александр Александров идарә итте. Ә 2нче килгән “Зилемхан” белән – Фидан Нухов. Өченче нәтиҗәне Кыснадан Равил Ибраһимов аты күрсәтте. Җайдагы улы – Рафиль Ибраһимов.

Икенче төркемдә (эш атлары) Көектән Шәрифуллин Рәсим атында улы Илфир 1нче килде. Икенче – шушы ук Көек авылыннан Вильдан Гарифуллин атында (“Радуга”) улы Вилсур, өченче – Түбән Атыдан “Спартакиада” кушаматлы атта Ришат Кадыйров.

Өченче төркемдә чапкан атларның (ярымчиста токымлылар) нәтиҗәләре: “Азамат Сәләхов” крестьян-фермер хуҗалыгыннан “Загира” кушаматлы атта Александр Александров – 1нче, Арчадан Рамил Рәхмәтуллин “Татарин” атында – 2нче, Кыснадан Рафил Ибраһимов үз атлары “Падишах”та 3нче булып финишка килделәр.

Дүртенче төркемдә чис-та токымлы атлардан иң яхшы күрсәткечне Питрәч аты “Гренд бой” бирде. Аның артыннан “Яңарыш” хуҗалыгыннан Олег Семенов “Револ” атында, “Ак барс” агрокомплексы”ннан Илнур Рамазанов “Эльбони Леман” атында 3нче килде.

Йөк атлары да ярышты. 9 ат иде алар. Иң шәп нәтиҗә “Ак барс” агрокомплексы”ннан Радик Әхмәдуллин идарә иткән “Амур” атында булды!

Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр һәм иң соңгы килүчеләргә велосипед бүләк иттеләр. Афәрин, егетләр! Киләсе Сабантуйларга кадәр!

Румия САТТАРОВА

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования Яндекс.Метрика