Кызык та соң Сабантуенда...

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Кызык та соң Сабантуенда...

Июнь – Сабантуйлар ае. Борынгыдан килгән милли бәйрәмебез киң мәгънәгә ия. Кайберәүләр русчага тәрҗемә иткәнчә “праздник плуга” гына түгел ул. Сука – җир сөрә торган авыл хуҗалыгы коралы. Берәү дә җирне сукалауны тәмамладым дип бәйрәм итеп йөрмәгән. Сукалаганнан соң аны тырмалыйсы, эшкәртәсе, иң мөһиме – орлыкларны җир куенына саласы бар әле. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә сабан – язгы сөрү-чәчү эшләре, диелгән.

Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың, ди халык мәкале. Районыбыз игенчеләре 78200 гектардагы сабан культураларын әйбәт срокларда, сыйфатлы итеп чәчеп куйдылар. Арча Сабантуен ачканда район башлыгы Илшат Нуриев язгы кыр эшләрендә фидакарьлек күрсәткән һәркемгә рәхмәт белдерде. “Туган җиргә тугрылыгыгыз, районыбыз иминлеге өчен даими кайгыртуыгыз өчен рәхмәт сезгә, авыл хезмәтчәннәре!” – диде ул.

Билгеле инде, Сабантуйның иң хөрмәтле кешеләре – сабан батырлары. Быелгы чәчүнең төп батыры – “Игенче” ширкәтеннән Илнар Ситтыйков. Икенче урында “Северный” хуҗалыгыннан Линар Миннебаев. “Ватан” ширкәтеннән Таһир Сабиров өченче урында.

Район башлыгы аларны Дипломнар, акчалата премияләр белән бүләкләде.

Язгы кыр эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторларга “2019 елгы язгы чәчү батыры” исеме бирелде, аларга да бүләкләр тапшырылды.

Хуҗалыкларның алдынгы терлекчеләрен дә мәйдан уртасына чакырып олыладылар.

Бәйрәмнең мөхтәрәм кунагы, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үзенең чыгышында арчалыларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, матур киләчәк теләде. “Һава шартлары бик уңай тора, әйбәт уңыш булачагына өмет зур”, – диде.

Марат Әхмәтов хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

Мәйданга Сабантуйның матур бизәге булган җигүле атлар керә. Халыкка шундый искиткеч мизгелләр бүләк иткән хуҗаларына рәхмәт! Апаз авылыннан Риназ Зәйнуллин, Хәсәншәехтан Равис Мөхәммәдиев, Шекә авылыннан Дамир Мифтахов атлары аеруча матур бизәлгән дип табылды. Башкалар да бүләк белән кайтып китте.

Милли көрәшне дә бик ярата халык. Башыннан ахырына кадәр җан атып утыручылар күпме! Быел музыка белән дә колакны тондырмадылар, кемнәр көрәшүе турында тулы мәгъ- лүмат алып утырдык. “Көрәш бик әйбәт үтте, – диде баш хөкемдар Ринат Алеев (ул быел 41нче Сабантуен үткәрде). – Фаяз Зарипов (Наласа), Илшат Фазылҗанов (Түбән Мәтәскә), Рамил Хәкимҗанов (спорт мәктәбе) армиядән Сабантуйга махсус кайттылар. Алар авылларда батыр калып, Арча Сабантуенда үз авырлыкларында җиңүче булдылар.

Район Сабантуеның быелгы төп батыры – Күпербаш авылыннан Илшат Һидиятов. Аңа җиңү яулау өчен 145 килограммлы көндәше белән шактый тартышырга туры килде.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International