Арча шәһәрендә яшәүче Рәйсә Шәйхетдинованы 90 яшьлек гомер бәйрәме белән котладылар

12 июль 2019 ел., җомга

8 яшеннән урак урган

Арча шәһәрендә яшәүче Рәйсә Шәйхетдинованы 90 яшьлек гомер бәйрәме белән котлап район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова килде. Ул юбилярга РФ Президенты һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Кукмара районы кызын язмыш милли аяк киемнәре фабрикасына эшкә китерә дә, гомерлеккә дип Арчада төпләндереп калдыра. Бүгенге көндә Рәйсә апа фабрикада эшләп алган бүлмәсендә яши, үткән гомерен хәтереннән еш үткәреп, туганнарының яшәешеннән хәбәрдар булып, сәламәтлегенә дә шөкерана кылып, кибеткә йөрү, коммуналь хезмәтләргә түләү кебек йомышларга кеше ялламыйча, үз көнен үзе күреп яши. Язмышның ачысын да, төчесен дә күп татып, сыгылмыйча гомер иткән сугыш чоры баласы бүгенге тормышына, яшәешенә бик канәгать.

Сугыш башланган елны 12 яшь була Рәйсә апага. “8 яшьтә мин урак ура белә идем. Сугыш башлангач, иртәнге 3тән төнге 10га кадәр басуда өлкәннәр белән бергә урак урдык, аннан, бераз үсә төшкәч, кыш буе төрле җирләргә китеп урман кисә идек. Ул чакларда кешедә фатирда торабыз, салкын, баш астына үзебезнең янчыкларны салып, өскә бишмәт киеп йоклыйбыз. Аннан, сугыштан соңгы елларда җәйләрен таш юллар җәйдек. Носилка белән күтәреп ташып юлларга ком, таш түшибез...” Рәйсә апаның үткәннәре турында сөйләве кино кадрлары сыман күз алдыннан үтә.

Әти-әнисенә 7 бала туып-үсә алар. Ике олы абыйсы яу кырында башын сала, башкалар имин генә үз тормышларын кора. Тик “сары” дигән рәхимсез авырту Рәйсә апаның язмышына “балта чаба”. Чәчәк сыман яшь чагында чир тигән кыз, үзен кияүгә сораучылар күп булса да, язмышы белән килешергә мәҗбүр була, тормыш юлыннан ялгыз барырга дигән юлны сайлый.

Сәламәтлегенә бәйле рәвештә климат үзгәртергә уйлап, Кыргызстанда да яшәп кайта ул, аннан озак еллар туган авылында колхозда бил бөгә. Арчада милли аяк киемнәре фабрикасы ачылгач, апасы белән җизнәсе чакыруы белән Рәйсә апа Арчага килеп фаб- рикага эшкә урнаша. Лаеклы ялга да шуннан чыга. 37 ел сәбәпсез эш калдырмаган намуслы хезмәте өчен “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә.

Үзен котларга килүчеләрне Рәйсә апа чиксез рәхмәт хисләре, изге теләкләр белән йортның ишек төбенә кадәр чыгып озатып калды. Аллаһы Тәгалә сәламәтлеген күпсенми, имин генә гомер кичерергә насыйп итсен үзенә.

Ә бәйрәмендә аны котларга туганнары алдан ук килә башлаган. Кайберләре алдагы көнне килсә, Мәскәүдә яшәүче туганнан туган сеңлесе курьер аша чәчәк бәйләме юллаган. Килүчеләр күп булыр әле. Туганнары күп Рәйсә апаның. Һәммәсе өчен якын, кадерле апа ул.

Розалия САФИНа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования Яндекс.Метрика