Быел иң аз тәэмин ителгән пенсионерларның пенсиясен индексацияләүдә үзгәрешләр бар

12 июль 2019 ел., җомга

Аз керемле пенсионерга

Әңгәмәдәш – Арча районында пенсияләр буенча клиент хезмәте җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина.

– Гөлназ Гыйлембаевна, быел иң аз тәэмин ителгән пенсионерларның пенсиясен индексацияләүдә үзгәрешләр бар. Шул турыда аңлатсагыз иде.

– 2019 елның 1 апрелендә чыккан Федераль закон (№49-ФЗ) пенсияне яшәү минимумыннан ким алучы һәм эшләмәүче пенсионерларга кагыла. Пенсия хәзер тулаем пенсия кеременнән чыгып индексацияләнә. Ә пенсионерның тулаем кереме ул пенсия суммасыннан һәм ай саен бирелә торган өстәмәләрдән (ЕДВ) гыйбарәт.

– Төгәлрәк аңлатып үтсәгез иде.

– Элек индексация пенсионерның яшәү минимумына карап исәпләнмәде. Кайберәүләрнең пенсиясе индексацияләнсә дә үзгәрешсез калды. Хәзер закон пенсионерның тулаем керемен башта яшәү минимумына җиткерә, аннан соң гына индексация нәтиҗәсен чыгара. Шулай итеп, өстәмә Татарстандагы яшәү минимумыннан күбрәк килеп чыга.

– Индексация тулаем керемнән чыгып исәпләнә, дидегез. Бу исә федераль социаль өстәп түләүләрне киметмәсме?

– Юк, пенсиягә социаль өстәп түләүләр кимергә тиеш түгел. Яңа тәртип быел гыйнварда пенсиянең иминиятләнгән өлешен индексацияләгәндә дә кулланылды. Бу үзгәреш Татарстанда якынча 83 мең пенсионерга, безнең районда 1 меңнән артык кешегә кагыла. Моның өчен пенсионерга Пенсия фондына килеп йөрисе юк.

– Пенсия индексацияләүне искечә һәм яңача исәпләп күрсәтсәгез, аңлаешлырак булыр иде.

– Башта искечә исәплик. 2019 елның 1 гыйнварыннан пенсия күләме (5105,00 сум) 7,05 процентка яки 359,90 сумга артты, ул 5464,90 сум булды. Ай саен бирелә торган өстәп түләүләр ЕДВ күләме (2073,51 сум) 2019 елның 1 февраленнән индексацияләнеп, 4,3 процентка яки 89,16 сумга артты, ул 2162,67 сумга җитте. Шулай итеп, пенсионерның тулаем кереме килеп чыга: 5464,90 сум пенсия + 2162,67 сум ЕДВ = 7627,57 сум. Бу исә пенсионерның яшәү минимумыннан ким сан. Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы 8232 сум. Дәүләт пенсионерның тулаем керемен яшәү минимумына җиткерә, 604,43 сумны өстәп түли.

Хәзер яңача исәплик. Пенсия күләме 5105,00 сум. ЕДВ күләме – 2073,51 сум. 2019 елның 1 гыйнварыннан пенсия 7,05 процентка индексацияләнеп, 359,90 сумга арта. ЕДВ 2019 елның 1 февраленнән 4,3 процентка индексацияләнеп, 89,16 сумга арта. Яңа тәртип буенча пенсионерның тулаем кереме болай исәпләнә: 5105,00 + 359,90 + 2073,51 + 89,16 + 1053,49 = 8681,06 сум. 1053,49 сум ул пенсия күләме белән ЕДВны яшәү минимумына житкергән сан. Шулай итеп, февральдә аз керемле пенсионерның пенсиясе искечә исәпләү белән чагыштырганда яңа тәртип белән 449,06 сумга артты.

Искәртеп узасы килә, пенсионерның минималь яшәү күләменә пенсиядән тыш социаль яклау үзәгеннән түләнә торган субсидия суммалары да керә.

Румия

Надршина

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования Яндекс.Метрика