15 июльдә район башлыгы Илшат Нуриев урып-җыюга әзерлек, азык әзерләүнең барышы белән танышты, иген басуларында булды

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Озакламый — уракка!

15 июльдә район башлыгы Илшат Нуриев “Ашыт”, “Кызыл Яр”, “Аю”, “Ташкичү”, “Ашытбаш” хуҗалыкларында урып-җыюга әзерлек, азык әзерләүнең барышы белән танышты, иген басуларында булды.

Алдагы көнне кичке якта бу зонада бик яхшы яңгырлар явып үткән. “Ашыт” хуҗалыгын аеруча ярата яңгырлар. “Хәзер җилләп китә дә, азык катнашмасын урырга чыгабыз, — ди хуҗалык җитәкчесе Айрат Ибәтуллин, — җитәрлек итеп азык әзерләячәкбез. Сабан ашлыкларын кыяктан да тукландырдык”.

“Кызыл Яр” хуҗалыгының инвесторы Алмаз Сибгатуллин игеннәрнең торышы узган елгыдан күпкә әйбәт, дип куана. Фермаларны, амбарларны төзекләндерү буенча күп эшләделәр. Лейкозлы сыерлардан озакламый котылып бетәчәкләр, шактый таналар кайткан. Бу көнне әлеге хуҗалыкта комбайннарның әзерлеген дә тикшерделәр, эшләргә кеше җитәрлек.

“Аю” ширкәтендә һәркайда чын хуҗалар кулы барлыгы сизелә. Җитәрлек күләмдә печән әзерләгәннәр, сенаж салганнар.

Район буенча бер шартлы терлеккә уртача 12 центнердан артык азык берәмлеге әзерләнде. “Аю”, “Казанка” хуҗалык- ларында 28 центнердан артык.

— Хуҗалыклар күпьеллык үләннәрнең беренче катын җыеп алды инде, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. — “Северный” хуҗалыгы икенче кат үләннәрдән печән әзерли башлады, берьеллык үләннәрне уралар. “Курса МТСы” ширкәтендә терлекләргә урып ашаталар”.

Һәр хуҗалыкта комбайннарның әзерлеген комиссия кабул итә. “Курса МТСы”, “Северный”, “Яңарыш”, “Кызыл Яр”, “Аю”, “Тукай” хуҗалыкларында алар әйбәт әзерлектә. “Северный” хуҗалыгы семинар үткәрерлек итеп күптән әзерләп куйган иде.

Тәҗрибәле җитәкчеләр, белгечләр тагын ике атнадан уракка төшеп булачак, дип исәпли. Август аенда чын җәй булачак дигән өмет бар. Игеннәр әйбәт уңыш вәгъдә итә, исән-сау җыеп алырга язсын.

“Казанка” хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабиров “Арыш өчен пар җиреннән дә әйбәте юк”, — ди. Җәй дәвамында бу хуҗалыкта пар җирләрен берничә тапкыр эшкәрттеләр инде. Иң яхшы арыш та шуларда. “Кызыл Яр” хуҗалыгында да пар турында шул фикерне ишетергә туры килде.

Ильяс Фәттахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International