Арчада пассажирлар өчен яңа “Газель”ләр йөри башлады.

2019 елның 9 августы, җомга

Арчада пассажирлар өчен яңа “Газель”ләр йөри башлады. Аларны кечкенә автобуслар дисәк тә була. Ап—ак үзләре, матурлар. Ничектер шәһәребезгә яңа сулыш алып килгәндәй булды алар. Тыз—быз йөреп торалар. Бүген исәбем, үзләренә утырып, шәһәр әйләнү иде.

Төшке ашка кайтканда үзәктә “Арча—Педколледж” юнәлеше буенча баручы “Пазик” автобусы очрады. Ничектер яңаларын юксынып куйдым. Көндезге сәгать 1 тулып киткәч, Арчаның шәрык өлешенә бара торган автобус тукталышына юнәлдем. Карыйм: Арча станциясе ягыннан килүче яңа “Газель” күренде. Әһә, мин әйтәм, яңалар йөриләр икән. Бәхеткә, шәрык ягына бара торган булып чыкты ул. Озак көтәргә туры килмәде дип, сөенеп эчкә кереп утырдым. 18 урынлы салонда 6-7 кеше. Янәшәдә утырган абзыйдан: “Яңа транспорт ничек?” – дип сорыйм. Янында таягы да бар. Зур урамының 71нче йортында яшәүче ветеран Рафис абый булып чыкты. “Бик әйбәт, – диде ул. – Баскычлары тәбәнәк, миңа керергә һәм төшәргә бик уңайлы”. Икенче бер ханым: “Иртәнге якта кеше эшкә барганда җайсыз, салонда борылып та булмый. Зур коляскаларга да уңайсыз”, – дип зарланды. Шәрык тукталышында утырган ханым: “Бик рәхәт, таксидагы кебек, вакытында йөриләр. Тукталышларга йөрү вакытлары язып куелган”, – диде.

Тукталышларда я бер, я ике кеше керә. Кайсында бер пассажир да юк. Кондуктор кыз Чулпан Минзинадан пассажирлар турында сорашам. Чөнки аларның хезмәт хакы билет сатудан кергән акчага бәйле. “Үзегез күрәсез, көне буе менә шулай инде. Кайчакта бер кеше дә булмый, - дип сөйләде Чулпан. – Әле буген кимендә 6—7 кеше бар. Сезнең аяк җиңел булды. Җәен күбрәк кеше җәяү йөри бит. Яңгырлар явып торса да, автобуста кеше булмый. Кояшлы көнне дөньяга чыгалар. Кемдер кибеткә, кунакка бара. Кемдер кызы яки улына юл тота, башка йомышын йомышлый. Пенсионерларның пенсия алыр вакыт җитсә дә хәрәкәт башлана. Коммуналь хезмәтләргә түләү көннәрендә дә безгә эш арта”.

“Газель”не йөртүче Рифат Фәсхетдинов: “Арча АТП”сында 36 ел эшлим, – дип сөйләде. – Күпчелек “Пазик”та йөрдем. Хәзер менә “Газель”дә. Өр—яңа техникада йөрүе бөтенләй икенче. Ягулыкны да “Пазик”ка караганда аз сарыф итә”.

Йомшак утыргычларда тирбәлеп, Арча станциясенә төшеп барабыз. “И-и, яңа автобуста рәхәт инде. Исләре үк икенче. Йөреп кенә торсыннар”, – дип теләде Мөрәледән Резедә ханым.

Арча станциясеннән дә транспортка ургылып кеше кермәде. Нибары өч пассажир утырды. Салонда Арчаның шәрык өлешендә яшәүче Рәсимә Ибраеваның да фикерләре белән кызыксындым. “Шәһәребездә шундый яңа матур транспорт йөрүе бик әйбәт, – диде педагог. – Әмма ул кеше күп йөри торган вакытта иртән, көндез, кич эштән кайтканда кысанрак. Бер көнне хастаханә тукталышында төшке аш вакытында хәтта берничә кеше керә дә алмады”.

“Арча АТПсы” җитәкчесе Рүзәл Гәрәевкә пассажирларның фикерләрен җиткерәм.

– Без “Пазик”ларны да йөртәбез, – диде ул. – Әлегә дүрт пассажир “Газеле”нең икесен гаражга куеп тордык. Пассажирлар аз булу сәбәпле без “Газель”ләрне йөртергә булдык. Транспорт зыянга түгел, файдага эшләргә тиеш.

…Яңадан әйләнеп, Арча станциясенә төштек. Анда озак тормадык, 2 минуттан кузгалдык та. “Арча станциясендә автобусларның арасы 10 минут, – ди кондуктор Чулпан. – Үзегез күрдегез, гел хәрәкәттә без”.

Пассжирлар белән сөйләшкәндә шыпырт кына тыңлап барган егет телгә килде. “Төрле кешедә төрле фикер, – диде ул. – Яңалар да йөрсен. Артка юл юк. Булып торсыннар!”

Әлбәттә, пассажирлар фикерен тыңламый булмый. Иң мөһиме – уңайлы булсын!

Румия

Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International