6 августта Теләче районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар—киңәшмәсе булды

2019 елның 9 августы, җомга

6 августта Теләче районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар—киңәшмәсе булды. Анда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер—министры урынбасары Марат Әхмәтов катнашты. Безнең районнан да район башлыгы Илшат Нуриев җитәкчелегендә делегация барды.

Әлеге темага шундый югары дәрәҗәдә җыелып сөйләшү юкка түгел. Министр Марат Әхмәтов республика буенча авыл халкының соңгы 20 елда 100 мең кешегә кимүен, хәзер нибары 900 мең кеше исәпләнүен әйтеп үтте.

Министрлык авыл кешеләренең активлыгын арттыру максатында мөмкин булган чараларны күрә. Ел саен эшмәкәрлекнең кече формаларына ярдәмгә 2 млрд сумнан артык федераль һәм республика бюджетларыннан акча бирелә. Якындагы көннәрдә сыер асраучылар 2019 ел өчен бүленгән акчаны алачак.

Кечкенә ферма төзү буенча быел грант отучыларга да акча бирә башлаганнар.

Соңгы 5 елда республикада 1800 кечкенә ферма төзелгән. Арча районында – 158.

Марат Әхмәтов шәхси хуҗалыкларны үстерүдә авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу бәяләре мөһим роль уйнавына басым ясады. Мәсәлән, Балтачта һәр көнне халыктан 40 тонна (Арчада 50 тоннага якын) сөт җыела. Шуның 99 проценты югары сорт белән кабул ителә, килограммы 20 сумга чыга. Сөт җыючыларга кала торганы 1 сум 30 тиеннән артырга тиеш түгел. Безнең районда бер килограмм сөт өчен халыкка 18 сум чамасы түлиләр.

Республикада эш башлаучы фермерлар өчен “Агростартап” дигән илкүләм проект эшли башлады. Ул авыл хуҗалыгы кооперация- сен үстерүгә бәйле. “Кызыксынган кешеләр безгә килсеннәр, анда катнашу өчен нинди документлар кирәклеген аңлатырбыз, ярдәм итәрбез, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык—төлек идарәсенең финанс һәм реформалаштыру бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин. – Авылда яшәүче эшкә сәләтле һәр кешене нинди дә булса шөгыльгә тарту мөһим. Дәүләт тә эшлим дигән кешегә ярдәм итәргә тора”.

Дәүләт авыл кешесенә беркайчан да бирмәгән, аннан алган гына. Бүген бирәләр, әмма эшләргә теләүче аз. Бәхеткә, авыл саен бар әле андыйлар. Тырыш кешеләр хөрмәт уята. Күпербаш авылында Әлфия һәм Гаделҗан Галәветдиновлар – шундыйлардан. Үз көчләре белән көн күрә алар. Күпләп мал асрыйлар. Уллары Альберт пай җирләрен арендага алып ашлык, күпъеллык үләннәр чәчте, төзелеш- ләр башлап җибәрде.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International