Арча муниципаль районы башлыгы И.Г.Нуриевның Корбан Гаете белән котлавы

9 август 2019 ел., җомга

Кадерле милләттәшләр, хөрмәтле арчалылар!

 

Сезне чын күңелемнән мөселманнарның изге бәйрәме – Корбан Гаете белән тәбрик итәм! Әлеге бәйрәм тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгалләмәсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә. Бу бөек бәйрәмнең эчтәлеге нәкъ менә кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән.

Корбан бәйрәме – рухи чистарыну һәм шәфәгать кылу вакыты. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә әйтелгәнчә, «су утны сүндергән кебек, гөнаһларны сүндерүче – сәдакадыр». 

Изге Корбан бәйрәме көнендә матур ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Һәрбер гаиләгә, йортыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә – иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт хисләре иңсен. Әлеге бәйрәм шәһәребездә һәм районыбызда яшәүче төрле дин вәкилләренең иҗтимагый бердәмлеген, татулыгын тагын да ныгытсын, һәрберебезгә иң күркәм кешелеклелек сыйфатларыбызны чагылдыруга җирлек тудырсын.

Корбан гаете мөбарәк булсын, һәммәбезгә көч-егәр, рух күтәренкелеге өстәсен, лаеклы эшләргә җилкендерсен, якты өметләр һәм җан тынычлыгы насыйп итсен, илаһи нур күңелләребезне һәм йөзләребезне балкытсын! 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования Яндекс.Метрика