Арча муниципаль районы башлыгы И.Г.Нуриевның Төзүчеләр көне белән котлавы

9 август 2019 ел., җомга

Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне Төзүчеләр көне белән ихлас күңелдән котлыйм һәм хезмәтегез, һөнәрегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм!

Сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә шәһәребез, авылларыбыз яшәрә һәм матурая, яңа заманча йортлар, балалар бакчалары, спорт корылмалары белән үсә, бу районыбызның яшәвенә һәм уңышлы үсүенә дәлил булып тора.

Район төзелгән көннән алып шәһәребезнең, авылларыбызның йөзе танымаслык булып үзгәрде, торак өйләр, юллар, мәктәпләр, хастаханәләр, балалар бакчалары, сәүдә комплекслары һәм күп кенә башка объектлар төзелде һәм төзекләндерелде. Һәм буген дә сез арчалыларның яңа уңайлы торак һәм ышанычлы социаль объектлар турындагы хыялларын тормышка ашырасыз.

Сезнең хезмәт нәтижәсе районыбыз халкының иминлеген, аларның лаеклы тормышын тәэмин итә.

Хезмәтегез һәрвакыт сезгә шатлык һәм муллык алып килсен, үз кулларыгыз белән төзелгән һәр йортта тынычлык һәм татулык булсын. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм авыр хезмәтегездә уңышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования Яндекс.Метрика