Марат Әхмәтов: бөтен көч-куәт урып-җыюны мөмкин кадәр сыйфатлы һәм югалтуларсыз җыеп алуга юнәлдерелгән булырга тиеш

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Республикада  бые  бөртеклеләр буенча  гына түгел,  ә шикәр чөгендере,  бәрәңге  һәм  кукуруз  буенча  да  мул  уңыш  үстереп  булды.  Көзге  культуралар  уңышы  -  70 ц/га

Бу  хакта  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  әйтте.  

Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.   

Киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы   Премьер-министры  вазыйфаларын  башкаручы    Рөстәм  Нигъмәтуллин катнашты. 

Урып-җыюның барышы турында хәбәр итеп, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, яңгырлы һава торышы аркасында, аграрийларга урып-җыю кампаниясен катлаулы шартларда алып барырга туры килә, дип сөйләде. «Июнь аенда без явым-төшемгә җитди кытлык кичердек, ә июль азагында, киресенчә, дым күп. Июльнең өченче декадасында гына да айлык норма туры килде, ә бу көннәрдә, 5 августтан 6 августка, ягъни тәүлек эчендә, тагын бер айлык норма булды», - дип хәбәр итте министр.

Профильле министрлыкта быел хуҗалыкларда бөртекле культуралардан гына түгел, шикәр чөгендере, бәрәңге һәм кукуруздан да яхшы уңыш үстерелде, дип саныйлар. Уҗымнарның уңдырышлылыгы гектардан 70 центнердан артып китә торган кырлар бар. Мәсәлән, Минзәлә һәм Зәй районнарының аерым хуҗалыкларында.

Әлегә бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданнарның 11 процентыннан яисә 158 мең гектардан 518 мең тонна  а ашлык җыеп алынган. Уңдырышлылык бер гектардан 32,7 центнер туры килә. Шул ук вакытта узган елның шушы чорына бу культуралар 478 мең гектардан 1 млн 366 мең тонна  а ашлык суктырылган, уңдырышлылык – гектардан 28,6 центнер булган.

Урып-җыю эшләренең темплары турында сөйләгәндә, Марат Әхмәтов соңгы өч көндә республика буенча 32 мең гектарда яисә 2,3 процент бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алынганлыгын әйтте. «Һәр җирдә диярлек һава торышы бер үк төрле иде, әмма урып-җыюның җитештерүчәнлеге төрле», - диде министр.

 Арча районы  6,4% җыйган.   Саба  – 5,9% суктырган,  1,4 мең тонна; Азнакай – 4,6% суктырган,  2,1 мең тонна җыйган; Сарман  – 4,5%,     2,0 мең тонна  җыйган.

Марат  Әхмәтов фикеренчә,  Әгерҗе,  Бөгелмә, Алексеевск, Чирмешән,  районнарында уңышны  җыю нуль  дәрәҗәсендә, Баулы  һәм  Менделеевск районнарында  1 :тан  кимрәк.    

 Гомумән, республика  буенча  көзге  бодайны  - 245 мең га, сабан  бодаен – 450 мең га, арпаны – 481 мең га, орлык  кукурузын – 52 мең га, шикәр чөгендерен   65 мең га мәйданда  җыярга  кирәк  булачак. 

«Ашлыкка бәяләр  2018 елга   караганда  яхшырак булачак,  дип көтелә. Беренчедән, калган  ашлык  күләме     10 млн. тонна  дәрәҗәсендә, узган  ел  20 млн. тонна  иде.  Бу күләмнәр базарга  тәэсир  итми,  әлбәттә.  Өстәвенә, кайбер  субъектларда,  шул  исәптән  Идел буе да җитди  корылык  кичерделәр», - диде  Марат  Әхмәтов.

Катнашучылар  кайбер  төбәкләр  буенча  уңдырышлылык  турында  мәгълүмат алдылар.  Мәс.,  Пенза өлкәсендә – 25,1ц/га, Мордовия Республикасында  – 24,0ц/га, Оренбург өлкәсендә  –10,4 ц/га, Ульян  өлкәсендә – 21,0 ц/га, Сарат өлкәсендә  – 15,2 ц/га, Башкортостан Республикасында  – 21,7 ц/га.

Марат  Әхмәтов  шулай  ук  Идел буенда  3 класслы  бодайга  бәяләр  буенча  белешмәләр  бирде:  бәяләр  - 10,5 мең сум/т,   5 класслы  бодай  – 9,2 мең сум/т.

«Бу бәяләр алга  таба  да  сакланыр дип өметләнәбез, - диде ул. – Шуңа  күрә  безгә  һәр тонна  икмәк  кадерле, һәм бөтен  көч-куәт  урып-җыюны  мөмкин  кадәр  сыйфатлы  һәм  югалтуларсыз  җыеп алуга  юнәлдерелгән  булырга  тиеш».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International