Авылда аны ихтирам иткәннәр

14 август 2019 ел., чәршәмбе

Фахирә апа Зиатдинова Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яши. Аның турында биредә эшләүчеләр: “Матур, чиста әби”, – диләр.

Фахирә апа тумышы белән Көтек авылыннан. 1924 елның 26 июлендә туган. 95 яшь. Юбилее белән район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова котлады. Юбилярга Президент В.Путинның һәм район башлыгы И.Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды, бүләк, чәчәкләр бирде. Фахирә апаның бик күңеле булды. Туганнары да килеп киткән.

Фахирә апага кияүгә чыгарга насыйп булмаган. “Элек матур идем…”, – ди. Каһәр төшкән сугыш күпме ир-егетләрне юк иткән. Фахирә апага да бер насыйбы чыккан булыр иде әле… Ветеран тормышыннан канәгать. “Монда рәхәт, – ди. – Карыйлар, тәмле ашаталар”. Ул сугыш елларын: “Урман кистем дә, урман кистем”, – дип искә ала. Колхозда эшләгән. Авылда аны ихтирам иткәннәр. Гел елмаеп йөрер иде, диләр.

1972 елда авылда зур янгын чыга. Дүрт йорт яна. Фахирә апалар өе дә яна. Әти-әнисе, авыру кыз туганы белән ул кечкенә генә өйдә яши. Аларны карап соңгы юлга озата. 2002 елдан — өлкәннәр һәм инвалидлар йортында.

 

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования Яндекс.Метрика