Республикада цифрлы телевидениегә күчү көненең соңгы срогы – 14 октябрь

2019 елның 16 августы, җомга

Республикада цифрлы телевидениегә күчү көненең соңгы срогы – 14 октябрь. Күчәргә өлгермәгәннәр аннан соң да күчә ала, билгеле, тик ул вакытка сатуда махсус приставкалар, антенналар калмаска мөмкин. “Шуңа күрә алдан аяк киенеп куярга кирәк”, – ди Шәмәрдән телеүзәге җитәкчесе Айрат Хаҗиев.

Приставкаларның бәясе 900 сумнан, антенналарныкы 500 сумнан башлана. Аны көнкүреш техникасы кибетләрендә дә сатып алырга мөмкин. Ә күчүгә килгәндә, приставканы телевизор хуҗасы үзе куя, үзе булдыра алмаганнарга волонтерлар ярдәмгә киләчәк. Аларны ничек табарга икәнлеген авыл җирлекләреннән яки район хакимиятеннән белешергә мөмкин.

Аерым төр категория гражданнар өчен хөкүмәт тарафыннан антенна һәм приставка сатып алу өчен 1000әр сумнан компенсацияләр билгеләнгән. Ул исемлеккә бер кешегә туры килә торган керемнәре яшәү минимумыннан (айга 9170 сум) ким булган күп балалы гаиләләр, шулай ук керемнәре яшәү минимумыннан ким булган инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр, 70 яшьтән узган, айлык кереме бер кешегә уртача 20000 сумнан ким булган ялгыз яшәүче пенсионерлар яки пенсионерлар гаиләсе, шулай ук айлык кереме бер кешегә уртача 20000 сумнан ким булган ялгыз яшәүче инвалидлар яки инвалидлар гаиләсе керә. Гомуми суммасы 7300 сумнан да артык булмаган спутник телевидениесе сигналын тота торган җиһаз алу өчен керем кеше башына уртача 13755 сумнан артмаса да компенсация түләнә. Компенсация Пенсия фондындагы йорттагыларның керемнәре турындагы мәгълүматлар нигезендә билгеләнә. Аны алу хокукы йорттагы бер кешегә бер тапкыр бирелә, уртача керем гаилә әгъзаларына бүленеп исәпләнә. Компенсация буенча район социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген дә искәртте Айрат Хаҗиев. “Антенналарны урамга куйсаң ышанычлырак, юкса, тотмау ихтималы бар. Арча районы халкы антенналарны Шәмәрдәнгә һәм Симетбашка таба көйләп куя ала”, – ди ул.

Цифрлы телевидениегә күчкәннәр өчен ел ахырына кадәр яңалыклар көтелә икән. Айрат Шаһимула улы әйтүенчә, ОТР каналында иртән, көндез, кич, көнгә җәмгысе 5 сәгать дәвамында татар каналы күрсәтәчәк. Әлегә төгәл кайсы канал икәнлеге билгеле, түгел, татар телле каналлар конкурс аша сайлап алыначак.

Розалия САФИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International