Тана алган өчен дә акча түлиләр

2019 елның 16 августы, җомга

Теләче районында үткәрелгән зона семинар-киңәшмәсендә Арча районы шәхси хуҗалыкларда сыерлар санын киметүчеләр арасында әйтеп үтелде.

– Дөрестән дә, узган елга караганда 42 башка кимеде, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс һәм реформалаштыру бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин. – Сеҗе авыл җирлеге – 23, Яңа Кенәр – 20, Кәче – 15, Шушмабаш – 10, Яңасала – 9, Иске Чүриле – 6, Яңа Кырлай –5, Үрнәк авыл җирлеге 4 башка киметте.

– Лейкозлы сыерларны бетерсәләр, баш саннары тагын да кимемәсме?

– Район ветеринария берләшмәсе биргән мәгълүматларга карасак, хәзерге вакытта шәхси хуҗалыкларда лейкозлы 80 сыер бар. Яңасала авылында ул аеруча күп – 21. Яңа Кырлайда – 9, Сеҗедә – 8, Штерә, Иске Йорт авылларында – 5әр.

Сыерлар санын киметүгә районда бернинди сәбәп юк. Сыер һәм кәҗә асраучыларга субсидия акчалары күчте. Дәүләт тана алучыларга да ярдәм итә. Әмма тана юридик затлардан алынырга тиеш. Нәсел хуҗалыгыннан алганда бер башка 40 мең сум субсидия бирелә. Әлегә бу программа буенча 4 кенә тана (“Курса МТСы”, “Аю”, “Ашытбаш” хуҗалыкларыннан) алынды.

Әгәр лейкозлы сыерны тапшырып тана аласың икән, бер башка тагын 10 мең сум акча бирелә. Лейкозлы сыер сую цехына тапшырылырга тиеш. Анда сыер өчен акчаңны аласың да, документларны авыл җирлегенә тапшырасың. Буаз тана өчен акча банк аша күчерелә. Ә лейкозлы сыер тапшырып буаз тана алган өчен субсидия акчасы документларны тапшыргач та бирелә. Әлегә документларны 7 башка гына китерделәр.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International