Утар Атыда яшәүче Мәрьям Заһитовага 90 яшь тулды

2019 елның 16 августы, җомга

Утар Атыда яшәүче Мәрьям Заһитовага 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котлап район башлыгы Илшат Нуриев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова, Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәммәтвәлиева килде. Илшат Нуриев юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Өлкәннәр, гадәттә, тормыш юлларын “Бер китап язарлык”, – дияргә яратса да, ул елларны бик искә аласылары килми, үткәннәрдәге авыр хатирәләр еллар томаны артында калган килеш калсын, диләр бугай. Хәер, еллар узган саен күп нәрсә онытыла да, бик күңелгә уелып калганнары гына әледән-әле искә төшерергә мөмкин. Мәрьям апа да искә алырга яратмый үткән гомерен. Ул бүгенгесе, янындагы гомер юлдашы Илдус абый, 6 баласы, 11 оныгы, 2 онык- чыгы булуы белән бәхетле. “Безгә укулар насыйп булмады инде, сугыш башланып, яшьтән эшли башларга туры килде”, – дип сөйли ул. Колхозда төрле эш башкарып өйрәнгән кыз, 21 яшендә, сугыштан соңгы авыр елларда ачлы-туклы килеш Мәскәү астына, Ленинград өлкәсенә торф чыгарырга да бара. Аннан кабат туган авылына кайтып колхозда бил бөгә.

1960 елның декабрендә Биектау районы кызы Утар Аты егете Илдус белән гаилә кора. Киләсе елга Заһитовлар гаиләнең 60 еллык туган көнен бәйрәм итәргә җыена. “Әбине мактап бетереп булмый. Ул үрнәк күрсәткәч, үзебез дә әйбәт булдык. Мондый әбине каян таптың, диючеләргә, кунак кызы дип җавап бирәм”, – ди Илдус абый. Яшьлегендә Мәрьям апа Утар Атыга кунакка кайткан булган, Илдус абый аны күргән дә, ычкындырмаган инде.

Мәрьям апалар гаиләдә 6 бала үсә. Кызганыч, бүген берсе дә фани дөньяда юк инде, әти-әнисе дә бакыйлыкка яшьтән күчә. “Әни 20 елдан артык әбиебез – кайнанасы белән яшәде. Шундый тату яшәделәр, әби Казанга кызына кунакка киткәндә дә, “Мәрьям, бик сагындым сине”, – дип озак та тормый кайтып керер иде. Без аларның җылы мөнәсәбәтен күреп үскәнгә, килен-кайнана шулай яшәргә тиеш дип, үз тормышларыбызны да шулай корырга тырыштык. Әти белән әни гомере буе колхоз эшендә, фермада булды. Без – балалар әби белән үстек. Әни сабырлыкның үрнәге ул”, – дип сөйли Наласада яшәүче кызлары Миләүшә.

Әби-белән бабай уллары Фәнис белән гомер итә, күршедә генә уллары Фирдүс белән киленнәре Резидә яши. Хәер, 6 баланың 4се Утар Атыда яши. Кызлар Резидә киленгә рәхмәт укып туя алмый. “Әти-әнигә ярдәмнәре бик зур”, – диләр.

Мәрьям апа йорт эчендә кулыннан килгәнне башкарып яшәсә, Илдус абый мәчеткә җомга намазына да йөри икән. “Әти белән әни безнең балалар өчен дә кайгырып яши. Берәр җиргә чыгып китсәк, кайтып кергәнче шалтыратып хәл белеп торалар. Алар тигез булганда бик рәхәт”, – ди авылдагы кызлары Айсылу. Тигез, бәхетле картлык – Аллаһы Тәгаләнең бүләге – сирәк парга гына эләгә. Заһитовлар тигез канат булып яшәп, бер-берсенә терәк тә, бер-беренең гомерен озынайтырга ярдәм итүче дә.

Розалия

Зиннәтова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International