Урак өсте җиңел генә үткән еллар бик сирәк

2019 елның 16 августы, җомга

Урак өсте җиңел генә үткән еллар бик сирәк. Шагыйрь язганча, “җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява” торган еллар юк диярлек. Көн үткән саен сентябрьгә якынлашабыз. Август уртасына борчак, арыш сугып бетергән еллар булса, быел борчак суктыруга керешмәгән дә әле. Хәзер инде кузакка кагылмасаң да, борчагы коелырга тора.

Район буенча барысы 56208 гектардагы игеннәрне җыеп аласы бар. Район буенча бер комбайнга 441 гектар туры килә. “Кишет” хуҗалыгында 845 гектар. Кайбер хуҗалыклар инде игеннәрнең яртысын суктырып алдылар, ә “Кишет”тә әле бер гектар да суктырылмаган. Үзләрендәге биш комбайнны да Әтнәдәге инвестор басуларында эшләтәләр икән, аларныкы беткәч дәррәү бирегә киләселәр...

15 августта 9739 гектардагы (17 процент) игеннәр суктырып алынды. “Казанка”да – 50, “Курса МТСы”нда – 38, “Кызыл Яр”да – 34, “Ак барс” агрокомплексы”нда – 22, “Яңарыш”, “Ташкичү”дә 21әр процент.

8649 гектардагы арышның – 4585, 2321 гектардагы көзге бодайның – 1753, 19293 гектардагы арпаның 3281 гектары суктырылды. “Казанка”, “Кызыл Яр”, “Ташкичү”, “Курса МТСы”, “Аю” хуҗалыкларында – арыш, “Кырлай” ширкәтендә көзге бодай суктыру тәмамлану алдында.

14 августта басуларда 140 комбайнның 115е эшләде. Район буенча бер комбайнга уртача 391 центнер ашлык суктырылды. “Курса МТСы” ширкәтендә – 833, “Тукай”да – 804, “Казанка”да 622 центнер туры килә.

“Казанка” ширкәтендә 89 процент күләмдә орлык салып куйдылар.

Көтмәгәндә кыш килде дигәндәй, көзге чәчү өчен иң әйбәт срок җитте. 16134 гектарда чәчәсе бар, 9360 гектарда җир әзерләнгән. “Ак барс” агрокомплексы”, “Игенче”, “Яңарыш” хуҗалыкларында 1000әр гектардан артык, “Казанка” хуҗалыгында тулысынча җир әзер. “Ак Барс” агрокомплексы”, “Яңарыш”, “Казанка” хуҗалыкларында көзге культуралар чәчү башланды. Берничә хуҗалыкта чәчү өчен җир бөтенләй әзер түгел.

Быелгы уракта иң авырткан урыннарның берсе – ашлыкның чи булуы. Яңгырлар игеннәрне аеры урыр-га мөмкинлек бирми. Колхозлар заманында һәр хуҗалыкта киптергечләр гөрләп эшли иде. Кайберәүләрдә алар бөтенләй юк, кайберләрендә әлле-хәлле генә. Бу яктан бәхетле “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов та “Тиешле дымлылыкка калдырганчы берничә тапкыр әйләндерергә туры килә”, – ди. Түбән Курса ындыр табагында быел тагын бер линия урнаштырганнар, яңа амбар төзеделәр, ындыр табагы тулысынча асфальтланды. Сарай-Чокырчадагы линиядә орлык әзерлиләр.

– Әмма элеваторга да чыгармыйча булмый, ашлыкны көшелләрдә озак яткырып булмый, – ди җитәкче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International