Татарстанда бөртекле культуралар 26% мәйданда җыелган

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Шимбә көнне  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов республикада   бөртпекле  культураларны  урып-җыюның   барышы  турында  сөйләде.  

Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы    Премьер-министрының  беренче  урынбасары    Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы башлыгы  хәбәр итүенчә,  бүгенгә  республикада  бөртекле  культуралар   377 мең  га мәйданда  җыелган,  бу  –  26%.  1,2 млн тонн ашлык  җыелган.  Бер гектардан  уртача  уңыш    31,8 центнер  тәшкил  итә. 

Әлки  районында  мәйданның 43,6%ы  җыелган,  Зәй  районында   – 39,8%, Нурлат  районында  – 39,2%. Уңдырышлылык   буенча  Зәй  районы  әйдәп  баручы   (47 ц/га), аннан кала  Минзәлә районы,    Мамадыш,   Тукай районнары  ( 42шәр ц/га), Тәтеш, Сарман  районнары (40ар ц/га).

Көзге  культуралар  һәм  арпа да  өлгергән  – бу    500 мең  гектардан  артык. Әмма  озакка киткән яңгырлар һәм көчле  җилләр  югалтуларга  китерә.   Марат  Әхмәтов игенчеләрне урып-җыю темпларын  тизләтергә  өндәде.     Министр шулай  ук  барлык  районнарда  да  урып-җыюда  катнашучыларны  матди  кызыксындыру  чаралары эшләнгән булуы  турында  да  әйтте.  

Марат  Әхмәтов бүген  кырларда  көзге  чәчүгә  әзерлек  баруын  да  искәртеп узды.   Министр, 5 сентябрьгә  барлык  чәчү  эшләре  тәмамланырга тиеш,  дип  искәртте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International