Терлекчеләр бәйрәмнәре элегрәк һәр хуҗалыкта уза иде

2019 елның 23 августы, җомга

Терлекчеләр бәйрәмнәре элегрәк һәр хуҗалыкта уза иде. Колхозлар беткәч мондый “вак-төяк” белән мәшәкатьләнмиләр. Ә менә районда иң уңышлы эшләүче инвестор Габделхәй Кәримов “Игенче” һәм “Кырлай” ширкәтләрендә терлекчелектә эшләүчеләрне бергә җыйнап, мул табыннар артында матур бәйрәм оештырды.

Әлеге очрашу яртыеллык эшкә йомгак ясау буларак үткәрелде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов хезмәт алдынгыларын уңышлары белән котлады, район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. “Кырлай” һәм “Игенче” ширкәтләре районда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә мөһим урын тота, – диде ул. – Алар икесе дә узган елга караганда сөт җитештерүне арттырдылар. “Игенче” ширкәте һәр сыердан 2,5 килограмм сөтне күбрәк сава”.

“Сервис-Агро” ширкәтенең финанс директоры Нәсимә Хәтибуллина, “Кырлай” ширкәте җитәкчесе Марат Кәримов, “Игенче” ширкәте баш зоотехнигы Рөстәм Хәбибуллин яхшы күрсәткечкә ирешкән алдынгыларга бүләкләр тапшырдылар.

Бүләк алучылар күп булды. Иң яхшы сыер савучыларны, бозау караучыларны, ясалма орлыкландыру техникларын, ветеринария табибларын, ферма мөдирләрен һ.б. һөнәр ияләрен билгеләп үттеләр.

Иң яхшы сыер савучылар: Гүзәлия Шәйхетдинова, Фәррух Ашуров, Гөлнара Хәбиева, Ольга Муллагалиева (“Кырлай”), Резеда Гыйниятуллина, Рәсимә Хәбибрахманова, Раилә Сибгатуллина, Гөлфирә Садыйкова (“Игенче”), бозау караучылар Суфия Хәбибуллина, Лилия Хаҗиева һ.б. бик күпләрнең тырышлыгы матур нәтиҗәләр бирә.

Район мәдәният йорты артистлары хезмәт алдынгыларына матур җырлар бүләк итте.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International