Киләсе ел турында быел уйлыйлар

23 август 2019 ел., җомга

Киләсе ел турында быел уйлыйлар

Чөмә-Елга авылы аша үт тә, ничек инде районның легендар шәхесе Зәкәрия Динмөхәммәтовны күрми китәсең, ди? Ярты гасырдан артык “ДТ” тракторында эшләгән кеше бит ул! Соңгы елларда бер генә түгел, ике трактор биргәннәр иде үзенә. “Быел Зәкәрия абыебыз эштән туктады, ике тракторы да тик тора, багана төпләрен, басу читләрен кем чәчәр инде?” – дип юксынып диярлек сөйләп торган иде бер танышым.

Өйләренә керәсе дә булмады, хатыны Наилә ханым белән үзләре чыгып киләләр иде. Безне күргәч онытмагансыз икән әле дип, бик шатландылар. Зәкәрия аз сүзле кеше, күбрәк елмаеп кына тора, аның каравы Наилә ханым икесе өчен дә сөйли: “Җитәр, дидек инде, ял да кирәк бит. Әй, эшләп карады инде Зәкәрия! Бервакыт кич йокларга яткач, сикереп торды да, тиз генә киенеп паяльнигын алып чыгып бара бу. “Уятмагансың да, соңга калганмын бит”, – дип үпкәләмәкче. “Кая барасың, сәгать кичке җиде генә бит әле”, – дип туктаттым үзен. Әнә шулай эш өчен янып яшәде ул”.

Әле бая гына Чөмә-Елга басуында шундый фидакарьләрнең тагын берсе белән очрашкан идек. Әгъләмҗан Әхмәтҗанов гараж мөдире булып эшли, кирәк вакытта токарь да булып ала. Гараж мөдире басуда нишләп йөри, дисезме? Үзбушаткыч “ГАЗ-52” машинасы белән арыш симәнәсе алып чыккан. “Кузовны күтәрә дә, орлыкны төягечкә бушатып та куя”, – диделәр. Кызык булып китте, мондый марка машиналар күптән юк бит инде. “1994 елдан бирле эшләтәм мин аны”, – диде ул. – Яңа вакытта яшьләргә биреп әйләндергән булганнар. Чәчү вакытларында симәнә чыгарам”.

Мондый остазлар – яшьләр өчен менә дигән үрнәк. Хуҗалыкта бик матур итеп эшләүче яшьләр күп булуы куандыра.

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә игеннәрнең яртысыннан артыгын җыйнап алдылар. Уртача уңыш – 31 центнердан артык. Арыш та яхшы уңыш бирде. Миләш күп елны арыш әйбәт уңа, дигән борынгылар. Күп хуҗалыклар өчен бу сынамыш туры килми инде, аларда миләш ишелеп уңганда да арыш уңмый. Чөнки арыш уңсын өчен “Ак барс” агрокомплексы”ндагы кебек технологияне төгәл үтәргә кирәк. Бу хуҗалыкта пар җирләренә, яхшы элгәрләргә 1050 гектарда (план 1920 гектар) арыш чәчеп куйдылар инде.

– Көзге чәчү өчен иң әйбәт вакыт, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов. – Август бетәргә санаулы көннәр калды. Үсемлекләр көздән кирәк кадәр уңай температурада 28–32 процент шикәр туплап калырга тиеш. Әле чәчүгә керешмәгән хуҗалыклар киләсе ел уңышына зыянга эшли.

22 августка район хуҗалыкларында игеннәрнең 37 проценты җыйнап алынды. “Казанка”да – 78, “Курса МТСы”нда 74 процент.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования Яндекс.Метрика