Район башлыгы Илшат Нуриев 3 сентябрьдә Казанбаш авылы халкы белән очрашты

2019 елның 6 сентябре, җомга

Район башлыгы Илшат Нуриев 3 сентябрьдә Казанбаш авылы халкы белән очрашты.

Башта Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Илгиз Камалетдинов үзара салым акчалары исәбенә башкарылган эшләр турында сөйләде.

Әлеге авыл җирлегенә 16 авыл керә. Иң зур җирлекләрнең берсе бу. “Быел гына да 4 млн. 400 мең сумлык эш башкарылды, – диде И.Камалетдинов. – Күлтәс авылы урамнарына вак таш түшәү төгәлләнде, башка авылларда да эш бара, Казанбаш авылының ике урамына гына вак таш саласы калды”.

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү юнәлешендә күп эшләнгән, 9 мотопомпа, бер гидрант куелган. Узган ел булган гыйбрәтле хәл (ике йорт янды, бер кеше һәлак булды) тагын да саграк булырга кирәклеген кисәтә.

– Сезнең кебек дус, бердәм авыл белән горурланырга була, – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Ул вакытта күрсәткән ярдәмегез өчен тагын бер тапкыр рәхмәт! Кайбер эшләр бераз көтеп торырга да мөмкин, ә менә янгын куркынычсызлыгына кагылганнарын кичекмәстән эшләргә кирәк.

“Казанка” хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабиров хуҗалыкта янгын сүндерү машинасының һәрвакыт әзер хәлдә булуын әйтте. Фермер Дамир Шакирҗанов та янгын сүндерү машинасы булдырды, Казанбаштагы янгынны сүндерүгә дә беренче булып шушы машина килеп җиткән.

Илгиз Камалетдинов 1 сентябрьдән каты көнкүреш калдыкларын җыюдагы үзгәрешләрне аңлатып үтте. Хәзер барлык авыллардан да каты көнкүреш калдыкларын машина белән килеп алачаклар. “График төзелде, зуррак авылларга атнага бер, кечерәкләренә ике атнага бер киләчәкләр, – диде авыл җирлеге башлыгы. – График төзелде, чүпне билгеләнгән вакытта капчык белән капка төпләренә чыгара торган булабыз”.

– Әлеге тәртип районның бөтен авылларына кагыла, – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Баштарак сагаеп карасак та, яңа оешма шәһәрдә әйбәт кенә эшләп китте, авылларда да шулай булыр, дип ышанабыз. Кайберәүләр әле һаман Арчада чүп яндыру заводы булачак, дигән хәбәр тарата. Андый завод булмаячак! Чүпне сортларга аера торган полигон буенча да әле бернәрсә хәл ителмәгән. 1 сентябрьдән кергән үзгәрешләр районны чүптән арындыру максатын күздә тота.

Очрашуда сораулар күп булды. Илшат Габделфәртович аларның һәркайсына җавап биреп барды. Казанбашта халык өмәләр ясап Киров, Тынычлык урамнарындагы чишмәләрне төзекләндергән. Ә менә Хәстиев урамындагы чишмә күңелсез хәлдә, чистартасы, төзекләндерәсе бар.

– Чишмәләрне элек- электән авыл кешеләре карап тоткан, – диде район башлыгы. – Материалын әнә “Казанка” хуҗалыгы җитәкчесе бирәм, ди. Җыелыгыз, матурлап куегыз чишмәне.

Казанбаштан кайтканда караңгы төшкән иде инде. Арчада яңа оешма хезмәткәрләре дәү-дәү машиналарга чүп-чар төягән вакыт иде. “Экосити 116” дигән оешма (безнең районда шулар эшли) вәкиле Рөстәм Кавиев белән дә очрашып сөйләшү насыйп булды.

– Арчада дүрт машина, 15 кеше эшли, 380 евроконтейнер куйдык, – диде ул. – Бәяләрен дә әйтәм – дүрт машина – 25, контейнерлар 5 млн. сум тора. Контейнерларга сак карасак иде, чүпне контейнерларга гына салсыннар иде.

Без бу турыдагы әңгәмәне дәвам итәргә килештек. Газета укучыларыбыздан да килгән сораулар бар.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International