Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы фермерларны авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча очрашуга чакыра

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

 11 һәм 12 сентябрьдә  Татарстанның  Балтач районында Авыл  хуҗалыгын  үстерү  буенча  компетенцияләр  үзәге  белгечләре   районның   шәхси  ярдәмче хуҗалык алып  баручы кешеләре, фермерлар һәм авыл эшкуарлары  белән  очрашалар.   

Очрашу  барышында  кече  эшкуарлык субъектлары  һәм  кече  хуҗалыклар  өчен  дәүләт ярдәме  чаралары  аңлатылачак.  Шулай  ук  урыннарга  чыгуның  максаты  муниципаль районны  алга  таба  кооператив партнерлыкның  мөмкин булган  схемаларын  булдыр өчен  өйрәнүдән    гыйбарәт.   

Чара  нәтиҗәләре  буенча  район  җирлекләре  кысаларында  районның  эшлекле  активлыгы рейтингы  билгеләнәчәк.  Нәтиҗәләр 23-24 сентябрьдә  Балтач районында  узачак  "Нәтиҗәле  үсеш һәм авыл кооперациясе атнасы”нда  игълан ителәчәк.   

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тагын  шуны  искәртеп уза, авылда  эшкуарлык  һәм авыл кооперациясе  мәсьәләләре  буенча «Татарстан  Республикасында  авыл хуҗалыгы  кооперациясен  үстерү буенча компетенцияләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенә  (843)221-77-40, (843)292-07-59 телефоннары аша  һәм  цкскрт.рф сайты  буенча  мөрәҗәгать  итәргә  мөмкин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International