6 сентябрьдә ныклап төзекләндерелгәннән соң ниһаять, бишенче “Кояшкай” балалар бакчасы үзенең ишекләрен ачты

11 сентябрь 2019 ел., чәршәмбе

6 сентябрьдә ныклап төзекләндерелгәннән соң ниһаять, бишенче “Кояшкай” балалар бакчасы үзенең ишекләрен ачты. Тантаналы чарада район башлыгы Илшат Нуриев, V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин катнашты.

Бишенче балалар бакчасы Арча педагогика көллияте янында урнашкан. Бик матур урында. Бинасы да тыштан караганда бик матур күренә иде, территориясе дә җәй җиттеме чәчәкләргә күмелә. Балалар өчен җан атып, янып торган, тәҗрибәле, үз һөнәрләренә тугры хезмәткәрләр тупланган. Ә анда йөрүче балалар турында әйтеп тә торасы юк, алар үзләре гүзәллек үрнәкләре.

– Тыштан караганда бинасы матур күренсә дә, эчке ягы ныклап төзекләндерү сорый иде. Канализация, җылылык челтәре, бәдрәфләр – һәрберсен карарга туры килде, – диде “Арча КСМ”ы ширкәте җитәкчесе урынбасары Азат Җәләлетдинов. – Дүрт стена гына калган иде. Бар нәрсә – тәрәзәләр, ишекләр – алыштырылды. Балалар мәйданчыгы эшләнде.

Азат Җәләлетдинов сүзен кыска гына тотса да, эчендә никадәр хезмәт ятканы күз алдында. Искегә тимә, исең китәр, дигән халык мәкале бар. Төзекләндергәнче яңасын салып кую яхшырак. Әмма алтын куллы төзүчеләр кулы белән төзекләндерү эшләре дә биредә бишлелек булган. Балалар бакчасының икенче туган көне бу.

– Егетләр һәм кызларыбыз бик тырышты. Күләмле эшне намус белән башкарып чыктылар. Аларга рәхмәтем чиксез зур, – диде “Арча КСМ”ы ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев.

Бакча чыннан да гөлбакча булган, танымаслык булып үзгәргән. Бүлмәләр иркен, якты, зур. Бизәп тә куйгач, алар тагын да күркәмләнеп киткән. Төрле дәресләр үткәрү өчен дә мөмкинлекләр тудырылган. Йокы, уен бүлмәләре искиткеч. Бәдрәфе уңайлы. Иң мөһиме – җылы булачак. Тагын бер ягы – территориядә балалар мәйданчыгы күзне иркәли. Балалар бакчасында эшче һөнәрләр, шулай ук кул эшләре буенча дәресләр бара иде. Малайлар төзүчегә әверелгәннәр, кызлар читек чигүче роленә кергәннәр. Барысының да йөзләрендә шатлыклы елмаю. Шуның өчен генә дә әллә ниләр бирерлек. Балаларны сөендерү ул үзе изгелек, игелек, сөенеч.

Кунакларны әнә ничек күңелле итеп каршы алдылар. Милли киемнәрдән нәни кызлар һәм малайлар биеделәр дә, өч телдә сәламләделәр дә. Тантанада чыгыш ясап, Лотфулла Шәфигуллин, Илшат Нуриев иң изге теләкләрен җиткерделәр.

– Балалар бакчасын төзекләндерүдә ярдәм иткән хөкүмәтебезгә, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, төзүчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Биредә һәрвакыт балаларның шатлыклы авазлары яңгырап торсын, – диде Илшат Нуриев һәм сертификат бүләк итте.

Шулай ук район башлыгы көнне төнгә ялгап, алны-ялны белми эшләгән “Арча КСМ”ы ширкәте хезмәткәрләре һәм эшчеләре Азат Җәләлетдинов, Илвир Гайнетдинов, Ләйлә Җәләева, Рәсим Абдуллаҗанов, Ринат Габделхаков, Әнисә Җәләева, Фәния Ахуновага Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырды.

– Ә минем барлык ата-аналар исеменнән балалар бакчасы коллективына рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Алар җәй буе бакчада булдылар. Күренеп тора, хезмәтләре бушка китмәгән. Балаларыбызга шушы бинаның рәхәтен, игелеген күрергә язсын, – диде барлык ата-аналар исеменнән Чулпан Сабирова.

– Балалар бакчасына барлыгы 125 бала йөри. Шул сабыйларны сөендергән, бакчабызны әкияти дөньяга әверелдергән өчен бөтен коллектив исеменнән җитәкчеләргә, төзүчеләргә, үз исемемнән коллективыма зур рәхмәтемне белдерәм, – диде балалар бакчасы җитәкчесе Лилия Шәйхетдинова. – Хәзер безнең бурыч – тырышып эшләү.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования Яндекс.Метрика