Беренче сайлаучыга – бүләк

11 сентябрь 2019 ел., чәршәмбе

Беренче сайлаучыга – бүләк

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар районда бик оешкан һәм тыныч шартларда узды. 17 сәгать 30 минутка Арча муниципаль районы буенча барлык сайлаучыларның 80 проценттан артыгы үзләренең гражданлык бурычларын үтәгәннәр иде инде. Район сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, район сайлаучыларының 94 проценттан артыгы тавыш бирүдә катнашкан.

Сайлау участоклары иртәнге җидедә ачылды. 941нче сайлау участогында бу вакытта ук берничә кеше килеп, шушы мизгелне көтеп тора иде инде.

– Безнең гаиләдә шундый гадәт электән сак- ланып килә. Әти белән әни иртүк торып сайлауга китәләр иде. Без, берсеннән-берсе кечкенә ун бала, аларның кайтуын түземсезлек белән көтеп торабыз. Чөнки алар үзләре белән конфетлар, печеньелар җыеп кайталар. Сайлау көне безнең өчен бәйрәмгә әверелә иде, – диде Арчадан Роза Чистякова. – Менә минем бүген Казанга барасым бар. Хәзер тыныч күңел белән китәм. Ә сайлауга килми калуны мин күз алдына да китерә алмыйм. Бурычыбызны үтәргә тиешбез. 

Сайлау участогына мин эш буенча беренче килергә тырыштым. Тик, әйткәнемчә, соңга калган булып чыктым. Арчадан өлкән яшьтәге Мәрьям апа Галәветдинова бу вакытта шунда иде инде.

– Мин ел да беренче булып киләм. Шулай гадәтләнгән инде, – диде ул.

Йокыдан бик иртә тора Мәрьям апа. Элек үз йорты булганда бакчасын, кош-кортын, терлеген карарга ашыкса, хәзер аларның берсе дә юк, ул фатирда яши. Әмма барыбер йоклап ятуны белми Мәрьям апа. Хәрәкәт булыр дип урамнарны әйләнеп кайта, үзенә нинди дә булса шөгыль таба. Сайлау көнне ничек йоклап ята алсын инде.

– Илләр тыныч булсын, сугышлар булмасын. Башкасы мөһим түгел, – диде ул.

Беренче сайлаучы буларак Мәрьям Галәветдиновага бүләк тапшырдылар. Моннан тыш, 18 яше тулып, иң беренче тапкыр сайлаучы ун кешегә дә бүләкләр әзерләнгән иде.

Арчаның беренче мәктәбендәге сайлау учас- тогында иртәдән сайлау- чылар күп килде. Сәгать 10 тулып киткәч, сирәгәйделәр, шулай да агым тукталмады.

29 ел милициядә эшләгән 85 яшьлек Хәлиулла Хәбибуллин да шушы вакытта килде.

– Хәзер кеше әйбәт яши, – диде ул. – Кайбер йортта өчәр машина. Зарланырлык түгел. Тырышлык кирәк. Мин үзем сугыш елы баласы. Безнең балачакны сугыш урлады. Минем теләгем шул: сугыш чоры балаларына хөкүмәтебез берәр төрле кайгыртучанлык, ярдәм күрсәтсен иде.

Кулинариядә эшләп пенсиягә чыккан Асия Мөхәммәтова оныгы Алисә белән сайлауга килде. Аңа да 85 яшь.

– Мин сайлауга бәйрәмгә килгән кебек киләм, – диде ул. – Дөньялар тыныч, тормышлар тагын да яхшырсын иде, дип йөрүем.

Алисә төзүчелеккә укый. “Арчада эш урыны, һөнәрләр буенча көндәшлек булсын иде, – дип тели ул. – Көндәшлек булса, сыйфат та яхшыра, хезмәт хакы да күтәреләчәк”.

Ветеран педагог Фәридә Камалова: “Соңгы елларда Арчабыз бик матурайды, – дип фикерләре белән уртаклашты. – Мин тормыштан риза. Сайлауга матур өметләр белән киләбез. Без сайлаган депутатлар өметне аклар дип уйлыйм”. 

Бишенче гимназиядә дә сайлаулар үз вакытында башланды. Бу вакытта анда да унга якын кеше бар иде инде.

Биредә сайлаулар электрон рәвештә барды. Сайлаучыларның күбесе урта яшьтәгеләр иде. Шуңа аларга аңлатма бирүнең кирәге юк. Ә беренче тапкыр электрон юл белән сайлаучыларга нишләргә кирәк икәнен аңлатып тордылар. Шуңа бернинди аңлашылмау- чылык тумады.

Кәче авылында да сайлаулар тыныч кына узды. Халык актив килде. Йөри алмаганнарның өйләренә барып сайлау- ны оештырганнар. 

– Югары Совет депутатлары арасында колхоз рәисләре шактый булган, ә менә даими комиссия рәисе булганы мин генә, — ди Наил Сабиров. – Татарстаныбыз яулаган уңышларга куанам. Тавышымны мин иң лаеклы дип санаганнарга бирдем.

Арча шәһәрендә яшәүче Наил Сабиров ярты гасырга якын колхоз рәисе булып эшләгән легендар шәхес. Ул 1985-1990 елларда Татарстан Югары Советы депутаты, табигатьне саклау буенча даими комиссия рәисе була.

Үрнәк сайлау участогында сайлаулар бик актив бара. Сайлаучылар арасында Югары Пошалымнан Рәзинә Заһидуллина да бар. Бу көнне аның туган көне дә. 44 яшь тулган. Рәзинәне сайлау участогында туган көне белән котладылар, истәлек бүләге тапшырдылар. 

Рәзинә озак еллар Үрнәк почта бүлекчәсен җитәкләгән. Хәзер Арча почтасында оператор булып эшли, шул ук вакытта Утар Аты почта бүлекчәсен дә җитәкли.

– Сайлауларда катнашуны үземнең бурычым дип саныйм. Шуңа бер генә сайлауны да калдырганым юк, – ди Рәзинә. 

Мәмсәдән Гарифә апа Касыймовага 102 яшь. Ул да сайлауларда катнашуны үзенең бурычы дип саный.

– Ничек инде сайламый калырга була? – дип аптырады ул. – Бер сайлауны да калдырмадым. Элек сайлаулар бик матур үтә иде. Җырлар, биюләр белән. Чын бәйрәмгә әйләнә. Хәзер менә өйгә килеп сайлаталар. Бу үземнең йортым түгел. Мин ялгызым яшим. Бераз авырып торам әле. Шуңа туганнарыма килдем. Ярый алар бар, бик рәхмәтле мин аларга. Минем башка беркемем дә юк. Үземнең балаларым булмады, – диде Гарифә апа. – Ирем сугышның беренче көненнән үк китте, исән-сау кайтты. Күптәннән мәрхүм инде. Минем теләгем – шушы туганнарым исән-сау булсыннар. Сугыш афәтләре күрергә язмасын.

Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар йортында 100 процент кеше сайлады. Барысы да матур итеп киенеп, бәйрәмгә килгән кебек әзерләнгәннәр. Чиратка басканнар. 938нче сайлау участогыннан килеп сайлаттылар аларны. Электрон рәвештә сай-

лаулар үткәрелде. Сайлаучылар фикерләрен дә әйттеләр.

– Мин бүгенге тормышымнан бик канәгать. Чиста, җылы, рәхәт, ашарга ни телисең шул бар. Җитәкчеләргә чиксез зур рәхмәтемне белдерәм. – диде Люция Алексеева.

– Мин яңалыкларны тыңлап барам. Чыгышларын да тыңларга тырыштым. Шуңа бүген тавышымны үзем иң лаеклы дип санаганнарга бирәм, – диде Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Саттаров.

Элек сайлаулар бәйрәм төсен алган. Кечкенә чагымда әнигә ияреп Мөндешкә сайлауга барганымны хәтерлим әле. Атлар җигеп, кошевкаларына халык төялеп, гармуннар белән юл буе җырлап барганнары һәм кайтканнары әле дә күз алдымда. Хәзер андый гадәт юк. Әмма бәйрәм төсе кертергә тырышалар. Күпчелек сайлау участок- ларында сайлаучыларны күңелле музыка каршы алды. Кайберләрендә концерт номерлары да тәкъдим ителде. Җиңү паркында сайлау уңаеннан бәйрәм оештырылды. Биредә Арча үзешчәннәре чыгыш ясады.

Кичке 8 сәгатьтә Арча районы сайлау участок- ларында тавыш бирү төгәлләнде. Хәзер яңа сайланган депутатларга өмет баглыйбыз. Халык мәнфәгатьләрен кайгыр-

тырлар, тормышыбызны тагын да яхшырту өчен тырышырлар дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования Яндекс.Метрика