Көз үз көченә керә бара, 23 сентябрьдә көн белән төн тигезләшәчәк

20 сентябрь 2019 ел., җомга

Көз үз көченә керә бара, 23 сентябрьдә көн белән төн тигезләшәчәк. Яңгырлар көнлек норманы үтәп тора, синоптиклар юеш кар да вәгъдә итәләр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин белән “Курса МТСы”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләре басуларын әйләнеп кайтканчы да берничә тапкыр яңгыр явып үтте.

Беркөн очрашканда “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов: “Шөкер, күпьеллык үләннәрнең икенче катын да җыйнап бетердек, менә дигән печән чыкты”, – дип куанып сөйләп торган иде. Курсаларның куанырлык, горурланыр- лык эшләре күп. Әле менә тимер юлның аръягындагы иксез-чиксез басу буйлап яңа кайткан “Клаас” тракторының эшен карарга барабыз. Табигатьнең һәр чорының үз матурлыгы – алтын көз бизәкләре төшкән агач-куакларга, яшел хәтфә булып утыр-ган уҗым басуларына карап күзләр камаша. Сукаланган басуларның да көзен үз яме.

Халыкта: “Әкрен киткән куян артыннан җиткән”, дигән мәкаль бар. Курсалар куып җитү генә түгел, узып та киттеләр инде. Берзаман аларны “Заманнан артта каласыз, яңа техника алмыйсыз, фермалар төземисез”, – дип тәнкыйтьли башлаганнар иде. Ул вакытта макталган хуҗалыклар кайда да, курсалар кайда? Әле менә 15 млн. сумга яңа трактор алганнар дигән хәбәр ишеткән идем. Хуҗалык җитәкчесе “Алай гына түгел, 16 млн. 400 мең сум тора”, – диде. Киләсе елда хуҗалыкта ике чәчү комплексы эшләячәк.

Яңа тракторда яшь егет Илнур Галимуллин эшли. Ике ел “К-700” тракторында эшләп тәҗрибә туплаган, техникум тәмамлаган. Әтисе дә механизатор.

“Ак барс” агрокомплексы”нда комбайн белән бәрәңге алалар. Яхъя Габидуллин күп еллар эшләп тәҗрибә туплаган механизатор. Комбайн белән ашлык та суктыра, алдынгы урыннарны яулый.

Район хуҗалыкларында 75372 гектарда туфрак эшкәртелергә тиеш. Шуның 30307 гектары эшкәртелде. “Курса МТСы”, “Ватан”, “Северный”, “Ашытбаш”, “Төрнәле–Пошалым” хуҗалыкларында бу мөһим эшкә аеруча игътибар бирәләр.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования Яндекс.Метрика