Алмаз хапкидо буенча Европа чемпионы!

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Арча егете Алмаз Закиров турында әле яңа гына газетага: “Менделеевск шәһәрендә таэквондо буенча Идел буе федераль округы ярышларында Чемпион булды”, – дип язган идек. Инде менә тагын сөенечле хәбәр: Алмаз хапкидо буенча Европа чемпионы!

Шимбә көнне Алмаз тренеры Газинур Борһанов һәм әтисе, районның таэквондо федерация рәисе Илфат Закиров белән Санкт-Петербургтан төнлә генә кайтып төште.  Икенче көнне якшәмбедә без Чемпионны тренеры белән редакциягә кунакка дәштек. “Таэквондоны чамалыйбыз, аның хапкидосы нәрсә инде?” – дип сорыйм уены-чыны белән. “Кореядан чыккан сугышчан сәнгать төре ул, – дип аңлатты тренер. – Таэквондога кайбер хәрәкәтләр, һөҗүм итү ысуллары өстәлә. Андагы акробатика үзе генә ни тора! Бу көч структураларында кулланыла торган сугышчан сәнгать төре. Кулда таяк һәм башка кораллар булырга мөмкин”.

Тарихка күз салсаң, Кореяга һөҗүмнәр бик күп булган, аның халкы шул хапкидо алымнары белән генә дошманнарын җиңә барган. Әлеге сугышчан сәнгатьнең нигезендә туган илгә мәхәббәт, ярату хисләре ята. Бер караганда, таэквондо, хапкидо спорт уеннарына усаллык, каты күңеллелек, рәхимсезлек хас сыман. “Усал, явызлар бездә озак тора алмый, – диде Газинур Борһанов. – Дус була белгән, мәрхәмәтле кешеләрдән генә тора безнең команда. Шәхесләр әзерлибез. Бездә медитация дә бар. Алмаз Санкт-Петербургта көндәше Австрия спортчысы Мстислав Козарны җиңгәч, алар кочаклаштылар. Австрия спортчысы яннан китмичә иптәшләрчә сөйләшеп торды, Алмаз белән кызыксынды. Кайдан, ничә яшь, ничә ел шөгыльләнә...”

Алмаз Закиров 2001 елның 23 июнендә туган. 18 яшь. Арчаның 1нче мәктәбендә укыган. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. Аның исеме район хакимияте бакчасындагы “Йолдызлар аллеясына” кертелә. “Бигрәк тә физкультура, физика, математиканы яраттым”, – ди. Физкультура олимпиадасында да катнаша. “Акробатика буенча чыгыш ясаганда ул жюри әгъзаларын да шаккатырды!” – ди тренеры. Бүген Казанда төзүчеләр әзерләүче югары уку йортында укый. Спортны ташламый. Казанда да шөгыльләнә, ял көннәрендә Арчада тренеры Газинур Борһановта шөгыльләнә.

Алмазның смартфонындагы фотоларны карыйбыз.  Кызыклы фотолары,   видеолары бар. Без аларны сайтка куячакбыз. Таэквондо белән 1 сыйныфтан шөгыльләнә. Ташларга җыенмый. “Иң югары дәрәҗә – кара билбауны алды, – диде тренеры. – Спорт мастерлыгына документларын әзерләдек”.

Алмаз беренче җиңүен яхшы хәтерли. “3 сыйныфта укыганда Алабугада үткән ярышларда призлы урынны алдым”, – ди елмаеп. Гомумән, Алмаз бик мөлаем егет, әти-әнисе (Илфат-Филәзә), сөбханалла, менә дигән ул тәрбияләп үстергәннәр. Алмазның шундый тәртипле, тырыш бала булып үсүендә, әлбәттә, тренерының да тырышлыгы зур.

Мин алар белән рәхәтләнеп сөйләшеп утыр-дым. Ачык, күңелле, акыллы әңгәмәдәшләр. Европа Чемпионын район дәрәҗәсендә дә һичшиксез хөрмәтләрләр. Алар күп түгел.

Тренерның хыялын да әйтмичә кала алмыйм. Таэквондо өчен аерым зал булсын иде, дип тели ул.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International