Чүптән дә матурлык тудырып була

2019 елның 11 октябре, җомга

Арча үзәк китапханәсе ишегеннән керүгә күз өстәлгә тезеп куелган искиткеч матур кул эшләренә төште. Нәрсә генә юк анда: пластик шешәләрдән ясалган тәвә кошлары, әкият геройлары өчен костюмнар, бер тапкыр гына кулланыла торган кашыклардан ясалган әйберләр... Исең китәрлек. Кызыксынып сораштым.

– Бу экология темасына багышланган “Тылсымлы үзгәрешләр” дигән кул эшләре район бәйгесе, – диде Арча үзәкләштерелгән китапханәләр сис-

темасы җитәкчесе Алинә Мөхәммәтшина. – Чүпкә ташлана торган материаллардан ясалган кул эшләре тәкъдим ителде. Бәйгедә укучылар, укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, Яңа Кенәр интернат-мәктәп укучылары, укытучылары, тәрбиячеләре, китапханәчеләр катнашты.

Кичә бу бәйгегә нәтиҗә ясалды. Анда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының бүлек җитәкчесе Ольга Артемьева, министрлыкның Төньяк территориаль идарәсе белгече Фирдәүсә Латыш, “Ашыт” тыюлыгының әйдәп баручы белгече Рәшит Әхмәтҗанов катнашты. Җиңүчеләргә район мәдәният идарәсенең бүләкләре тапшырылды. Шулай ук кунаклар да бүләкләр белән килгән иде.

Гөлсинә Зәкиева      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International