“Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә хезмәтне саклау буенча күчмә утырыш булды

2019 елның 11 октябре, җомга

Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә хезмәтне саклау буенча күчмә утырыш булды. Эш урынында имгәнүләрсез, исән-имин эшләү, бәхетсезлек очракларыннан, һөнәри авырулардан социаль иминиятләү мәсьәләләре каралды. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәсүл Мөхәрәмов алып барды.

Россия Федерациясе социаль иминиятләү фондының Арча районы буенча баш белгече Илсөя Галимова эш урынында имгәнүләр, бәхетсезлек очракларын булдырмау чараларын финанслау өчен фондка вакытында взнослар күчерү һәм аннан файдалану турында чыгыш ясады.

– Оешма, предприятие, ширкәтләрнең фондка күчергән взнос суммасының 20 проценты (ул 30 процентка кадәр булырга мөмкин) киредән коллективның үзенә әйләнеп кайта, – дип сөйләде Илсөя Дамировна. – 2012 елның 10 декабрендә чыккан приказ (№580) нигезендә эш вакытында имгәнүләрне, һөнәри авыруларны булдырмау, сәламәтлекне саклау чараларын финанслау фондка күчерелгән взнослар суммасы хисабына башкарыла. Монда төп шарт – оешманың фондка бирәчәге, пеня булырга тиеш түгел, взносларны вакытында фондка күчерергә кирәк. Ул акчалар хезмәтне саклау буенча өйрәнүләргә, зыянлы һәм куркыныч шартларда эшләүчеләргә махсус өс-аяк киемнәре һ.б. сатып алуга, санаторий-курортларда дәвалану, ял итү өчен юлламаларга, медицина тикшеренүләре үтүгә, аптечкаларга һ.б. тотыла. Моның өчен  оешмалар безгә 1 августка кадәр гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш.

 2019 елда районның 31 оешмасы әлеге акчалардан файдаланган. Ул сумма 1197492 сум тәшкил итә. Һәм, әйтергә кирәк, 2018 елга караганда 302196 сумга азрак файдаланганнар. Ел саен әлеге акчалардан түбәндәге оешмалар файдалана. Алар: “АСПК” җәмгыяте, “Арча”, “Курса МТСы”, “Ватан”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләре, “Арча элеваторы”, “Ватан” агрофирмасы, “КСМ”, “Энергосервис” ширкәтләре һ.б. шул ук вакытта әлеге акчалардан файдаланмаган оешмалар да бар. Алар: “Кызыл Яр”, “Ашытбаш”, “Эталон-Строй” ширкәтләре, “Арча Лесхозы”, “Стройжилсервис”, “Арча МСОсы”, “Агрохимия” ширкәтләре һ.б.

– Социаль иминиятләү фондына вакытында взносларны күчереп барып, аннан һичшиксез файдаланырга кирәк, – дип йомгаклады утырышны район башкарма комитетының хезмәтне саклау белгече Мулләхмәт Әскәров. – Безнең бурыч –  хезмәт кешесенең сәламәтлеген саклау, һәркемнең эштән исән-сау кайтуын тәэмин итү.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International