Татарстанда аналог телетапшырулары өзелде

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

14 октябрьдә Татарстанда аналог телетапшырулары өзелде, республикада цифрлы телевидение үз урынын алды. Цифрлы телевидениегә күчү турында елга якын сүз алып барылса да, райондашларыбыз арасында бүгенгә кадәр приставкалар алмаучылар бар.

Цифрлы телевидение эшли башлаган көнне аны үзләре генә тоташтыра алмаучы райондашларыбыз район хакимиятенә һәм бердәм номер буенча волонтерлар ярдәменә мохтаҗ булуларын әйтеп мөрәҗәгать иткән.

Арчаның Шәрык өлеше өчен җаваплы волонтер, мәгариф идарәсе хезмәткәре Максим Ильясов ул көнне ике гаиләгә барып, цифрлы телевидениегә тоташтырырга ярдәм итте. “Цифрлы телевидение буенча волонтер булырга май аенда ук әзерләгәннәр иде. Районда махсус укып кайтканнар утызлап без. Нигездә, информатика укытучылары. Аннан, мәктәпләрдә үзебез югары сыйныфта укучылар арасында да өйрәтеп, волонтерлар әзерләдек”, – ди ул.

Максим Зиннур улы ике гаиләгә дә ярдәм итеп, җентекләп аңлатты, төрле очраклар булырга мөмкинлеген истә тотып, киңәшләрен бирде. Арчада яшәүче, волонтер ярдәмен күргән Галәвиевлар һәм Федоровлар гаиләләре хәзер цифрлы телевидениене рәхәтләнеп карый алачак. Ике гаиләнең дә уллары булса да, алар волонтерларга мөрәҗәгать итәргә уйлаган.

Хәер, Галәвиевлар инде ике ел чамасы махсус приставка аша караган. Ләкин 20 канал күрсәтүгә корылган андый приставкаларда татарча каналларны карап булмый. Галәвиевларга татарча каналны волонтер Максим Зиннур улы икенче бүлмәдә торган телевизорга антеннаны тоташтырып эзләтеп тапты. Цифрлы эфир телевидениесен кабул итү өчен, дециметрлы яки бөтендулкынлы антенна кирәк. Кабул итү антеннасын сайлаганда, йортның телебашнядан ерак урнашу-урнашмавын, телетапшыргычның куәтен, ландшафтны, түбәнлектә, биеклектә яшәүне, тәрәзәләрнең кайсы якка каравын, сәнәгать көнкүреш тоткарлыкларын исәпкә алу зарур. Кабул итү антеннасы телебашняга якынрак булса, югарырак урнаштырылса, кабул итү сыйфаты яхшы була.

Болары әле цифрлы телевидениегә күчеп бетмәүчеләр өчен искәрмә, чөнки райондашларыбыз арасында күчәргә өлгерми яки белмичә калганнар да булырга мөмкин.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International