Урта Бирәзәдән Дамир Нуриәхмәтовның икенче китабы чыкты.

2019 елның 8 ноябре, җомга

Без бала чакта һәр авылның үз артистлары бар иде. Төрле бәйрәмнәрдә үзебезнең авылдашлар куйган концерт-театрлар булган көнне клуб шыгрым тулы, аяк басарга да урын юк, ишекләр төбенә кадәр ачык, анда сыя алмаганнар тәрәзәдән карарга мәҗбүр. Ә бит артистлар үзебезнең  арадагы кешеләр – кемдер сыер сава, кемдер  тракторчы, укытучы, гади колхозчы һ.б. 6 ноябрьдә Урта Курса мәдәният йортында узган бәйрәмдә мин әнә шул елларны искә төшереп утырдым. Ата-бабаларының матур традицияләрен дәвам итә курсалар! Менә дигән итеп эшли дә, ял да итә белә алар.

– Без һәр елны шушы вакытта колхозчылар бәйрәме үткәрәбез, – диде “Курса МТСы” җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. – Бәйрәм итәрлек эшләребез дә бар. Игеннәрнең һәр гектарыннан 40 центнердан артык уңыш җыйнап алдык. Терлекләр өчен җитәрлек итеп яхшы сыйфатлы азык әзерләдек. Басуларны вакытында сукалап, эшкәртеп куйдык. Быел ике ашлык склады төзедек, ындыр табагына 3,5 млн. сумлык асфальт түшәдек, 2,5 мең тонна сыешлы сенаж-силос траншеясы төзелде, машина-тракторларга техник хезмәт күрсәтү бинасы ныклап төзекләндерелде. Әлеге уңышларга керткән өлешегез өчен  барыгызга да зур рәхмәт!

Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина да залда утыручыларны бәйрәм белән тәбрикләде.

Соңыннан бәйрәмнең иң кызык өлеше башланды. Урта Курса, Алан, Сарай-Чокырча авыллары командалары “КВН” уенында ярышты. Шундый оста уйныйлар, болар гомерләре буе сәхнәдән  төшмәгәндер дип уйларсың. Ә бит күбесенең хезмәте сәхнәгә менәргә вакыт калырлык та түгел. Алия Мөхәрләмова, Сания Рәхимова, Илмира  Заһриева – сыер савучылар. Айдар Гафуров, Динар Шакиров, Рәмис Шәрәфиев, Илнур Галимуллин, Салават Шакиров – тракторчылар. Ул терлекче Радик Гарифуллинның осталыгына исең китәрлек. Ильяс Хәсәнов – ферма мөдире, Рәсим Хәбибуллин – баш агроном, Рамил Шаһниев – электрик һ.б.

Рәхәтләнеп ял иттек бу кичне, рәхмәт сезгә, якташлар!

Ильяс Фәттахов

 

 

 

“Нәни генә күчтәнәч”нең зурысы

“Кайтам әле...” дип атала. Шигырьләр китабын тәкъдир итү кичәсе алдыннан редакциягә кереп чыкты. Китабын бүләк итте. ...Якташыбыз иҗатына шагыйрь, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Ленар Шәех язган кереш сүздә: “...күңел түрендә кайнар чишмә булса да, үтә тыйнак һәм гади каләм әһелләребез дә бар. Урта Бирәзә авылында яшәүче Дамир Нуриәхмәтов әнә шундыйлардан, – дигән бәяне биргән. – Ул сүз эзләп кесәгә керми, аның үз уйлары, үз күзаллавы, үз каләме, үз юлы... Шигырь артыннан шигырь җиңел генә укыла да укыла һәм... күңелгә керә, йөрәккә сеңә бара...”

 Җыентык “Туган телебез” шигыреннән башлана.

Югалтмыйча, Тукай телебезне

Илтик алга, белеп кадерен.

“Исәнмесез!” – диеп, кардәшләргә

Туган телдә дәшү дәверен.

Алга таба “Туган авылым”, “Туганлык” шигырьләре урын алган.

Сүндерми нәсел учагын,

Төп нигездә яшимен.

Туган-тумачалар өчен

Һәрчак ачык ишегем. (“Туганлык”)

Шагыйрь туган авылында, туган нигезендә гомер кичерүенә, бертуганнары (7әү) белән дус яшәвенә, әти-әнисенең дөрес тәрбия бирүенә шөкер итә, туган як табигатенә соклана, дан җырлый. Һәм шул ук вакытта шагыйрь тормыш, яшәеш, халык язмышы турында уйлана, борчыла...

Уртак сыман килеш-килбәтләр дә,

Бер үк кием киеп йөрибез.

Тик хөсетлек нигә икән һаман

Тырнап тора күңел түребез.

                               (“Затлы кавем булып калыйк”)

Шыгырдаган тормыш арбаңның

Тәгәрмәчен ятлар майламас.

Яшәүләрнең бәхет икәнен

Кайгы килми, күпләр аңламас. (“Тормыш арбасы”)

Әүвәл чорда кайгы-хәсрәт

Йөргән бары агач башыннан.

Чыдыймы соң рәхәтлеккә –

Адәм заты гаять азынган. (“Кайгы-хәсрәт”)

Дамир мәсәлләр дә яза. Кызыклы һәм мәгънәле алар. “Төлке белән керпе” мәсәлендә шагыйрь:

Тасма телле адәм әгәр

Бөтерелсә тирәңдә.

Югалтма һич уяулыгың –

Мәкер ята тирәңдә, – дип кисәтә.

Темалар төрле. Туган тел, туган авыл, әти белән әни, бертуганнар, мәхәббәт, табигать, тормыш...

Өзелә шигырь йөрәктән

Очар коштай талпына.

Нәни генә күчтәнәч

Булып миннән халкыма. (“Яздым шигырь”)

 Дамирның иҗаты турында озак сөйләп булыр иде. Китапның үзен укырга кирәк. Алга таба да яңадан яңа китапларын күрергә язсын. Арча үзәк китапханәсендә китапны тәкъдир итү кичәсе бик матур үтте. Шагыйрьнең туганнары да килгән иде. Китапханә хезмәткәрләре очрашуларны үткәрә белә! Афәрин!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International