Яңа елны 1 гыйнварда ук Арча бала табу бүлегеннән шатлыклы хәбәр килә иде. Әмма быел бәби 2 гыйнварны көткән булып чыкты.

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

– 2 гыйнварда иртәнге 3 тулып 30 минутта Ашытбаштан Гөлүсә Зарипова кыз бала тапты. Авырлыгы 2 кило 890 грамм, буе 55 сантиметр, – диде бала тудыручы.

– Димәк, 1 гыйнвар буш калды?

– Юк, 1 гыйнварда да бер кыз туды. Безнең Арча кызы Казан республика клиник хастаханәсендә тапты. Шалтыратып хәлен белештек.

Бала табучы белән элемтәгә чыгу өчен телефон номерын да бирде. Алсу Газизова булып чыкты ул. Башта Арча Укучылар сараенда эшләде, декрет ялына киткәнче Өчиле мәктәбендә инглиз теле укытты. “Жидегән чишмә” Арча халык театрында да уйный иде.

– Авырдан таптым. Әмма баланы кулга алгач, барысы да онытылды,  – диде Алсу. – 1 гыйнварда кичке алтынчы яртыда туды. 3 килограмм 240 грамм. Озынлыгы 53 сантиметр. Рәминә дип исем кушабыз.

Сау-сәламәт булып үссен, бәхетле сәгатьтә туган бала булсын.

6 гыйнвар көнне Арча бала табу йортына нәни Илүзәне каршы алырга барлык туганнары җыелган иде. Рамилнең дулкынлануы йөзенә үк чыккан. Артык сөйләшми дә, кулына бик матур гөлне кысып тоткан, үзенең күзләре ишектә генә. Шунда янына алты яшьлек олы улы Марсель килеп басты. Ул да түземсезлек белән сеңлесен көтә.

Гөлүсә Арча кызы. Ашытбашка кияүгә чык-кан. Менә икенче баласын алып кайта инде. Әти-әнисе Арчадан – Гүзәл белән Фәрит. Үзләре өч бала тәрбияләп үстерделәр, хәзер өченче оныкларын алып кайталар.

– Безнең өчесе дә кыз булды, хәзер менә өч улым, ике киявем белән бер оныгым бар, – диләр алар шаяртып.

Менә ишектә Гөлүсә пәйда булды. Аны туганнарыннан тыш Арча җитәкчелеге дә каршы алды. Чөнки кечкенә Илүзә 2020 елда Арча хастаханәсендә  беренче дөньяга килгән бала бит. Ә быел ТАССРның – 100, районның – 90, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан республика күләмендә үткәреләчәк чаралар исемлегенә беренче булып туган баланы һәм, әлбәттә инде, анасын тантаналы төстә каршы алу да бар.

Район хастаханәсе баш табибы Тәлгать Баһаветдинов, район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина, Ташкичү авыл җирлеге белгече Ясминур Хөсәенова Илүзә һәм Гөлүсәне, шулай ук Рамил белән Марсельне дә котлап бүләкләр, туу турында таныклык тапшырдылар һәм иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Гөлүсә белән Рамил табибларга, шәфкать туташларына, җитәкчеләргә олы рәхмәт хисләрен белдерәләр.

Илүзә озын гомерле, бәхетле дигәнне аңлата икән. Бу бала да сау- сәламәт, озын гомерле һәм бәхетле булсын.

Нәни Рәминәнең әти- әнисе Алсу һәм Рәмис Газизовларга туу турындагы таныклыкны 9 гыйнвар көнне Арча ЗАГСы бүлегендә Гөлнара Гарипова һәм Альмира Гатауллина тапшырды. Алсу шундый тантана оештырулары һәм зурлаулары өчен рәхмәтен җиткерде. 

Гөлсинә Зәкиева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International