Район прокуратурасы тарафыннан Татарстан Республикасы Арча районы хокук саклау органнарының координация киңәшмәсе үткәрелде

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

      2019 елның 26 декабрендә район прокуратурасы тарафыннан Арча районы хокук саклау органнарының милеккә каршы җинаятьләрне профилактикалау һәм ачу өлкәсендә законлылыкның торышы, шулай ук судлар тарафыннан әлеге категория җинаять эшләрен тикшерү һәм карау практикасы темасына координация киңәшмәсе үткәрелде.

      Арча районында 2019 елда 298 җинаять теркәлгән, аннан алдагы елда җинаятьләр 260 булган, җинаятьләр саны 14,6% ка арткан.  

      Урлашулар саны 77дән 107гә кадәр арткан (+39%): складлардан, базалардан, кибетләрдән урлау 5 - 6 (+20%), торак биналардан: 11 - 15 (+36,4%), янап куркытып алулар: 0 - 1 (+ 100%).

       Милеккә каршы җинаятьләрнең  банк счетлары һәм кәрәзле элемтә һәм интернет челтәреннән файдаланып урлашу хисабына артуы күзәтелә. Агымдагы елда бүлек хезмәткәрләре тарафыннан мобиль телефон һәм интернет челтәре кулланып җинаять  кылу категориясе буенча 3 җинаять һәм банк карталарыннан  урлау очрагы буенча 2 җинаять ачылган.

       Әлеге гамәлләрне кылучы затларның Татарстан Республикасыннан читтә яшәүләре дистанцион җинаятьләрне тикшерү һәм ачуны катлауландыра, оператив-эзләү чараларын һәм тикшерү эшләрен башкаруны кыенлаштыра.

       Халыкка  мондый җинаятьләр турында мәгълүмат җиткерү тиешле дәрәҗәдә нәтиҗәле алып барылмый.

       Координация киңәшмәсендә әлеге өлкәдәге җинаятьләрне киметү буенча конкрет чаралар күрсәтелгән карар кабул ителде. Карар киңәшмәдә катнашучыларның барысына да үтәү өчен җибәрелде.

 

Арча районы прокуроры урынбасары,

   юстиция киңәшчесе                                                                      Р.Р.Газизов  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International