Хач мануны зурлап үткәрүне телиләр

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Хач ману йоласы турында 2017 елны язган идек. 18 гыйнвардан

19 гыйнвар төнендә сәгать 12дә Василиск атакай, Арча чиркәвендә шәмне кабызып, ир-атлар белән Вахитов урамындагы чишмәгә юл тотты ул вакытта. Су коенырга кеше шактый килгән иде. Быел да репортаж язарга иде исәп. Барып чыкмады.

Төнге сәгать 12ләр тирәсендә чиркәү янында тынлык хөкем сөрде. Ел да су коенучы Сергей Харитонов та күренмәде.

 19 гыйнварда көндез Вахитов урамындагы чишмәгә барып су алдым. Хач ману йоласы үткәрелгән чишмә бу. Кар булмагангамы, әллә коенучыларны юксыныпмы – чишмәдән моңсулык бөркелә иде. Шулай тоелды. Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Йосыпов: “18 гыйнварда көндез Лин атакай Вахитов урамындагы 33нче йорт янындагы чишмәгә барып, догалар укыды, суны аруландырды, – дип сөйләде. – Кичен  егетләр дежур да торып карады, су коенучы булмады”. Юл уңаеннан чиркәүгә кереп чыктым. Анда шифалы су өләшәләр иде.

Христиан райондашларыбыз белән сөйләштек. Иске Чүриле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Наталья Егорова:

– Безнең җирлектә 4 рус авылы бар: Венета, Ермоловка, Красная Горка, Михайловка авыллары, – дип сөйләде. – Хач ману көннәрендә бездә алай бәке казып, су коену оештырылмый.  Чиркәүгә барып, гыйбадәт кылып кайталар. Быел 18 гыйнвар төнендә сәгать 11 тулганда Арча чиркәвенә укырга барганнар иде, бикле дип кире кайттылар. Исәпләре гыйбадәт кылып, төнне шунда үткәрү иде.

Арчадан Антонина Ошкина:

– Арчада хач ману йоласын массакүләм рәвештә бәйрәм итеп оештырсалар, яхшы булыр иде, – дип теләде.

 Виталий Филиппов (Арчадан):

– Без бәйрәм көннәрендә Хәтнәгә барып су коенып кайтабыз, – диде. – Быел барып булмады. Хатыным Светлана Юрьевна 7–8 кеше белән барды. Яшьләр дә килгән, кеше хәйран иде, дип фотоларга төшеп кайттылар. Анда уңайлы, чишмә суы өстән ургылып ага.

Василиск атакайны алыштырган Лин атакай белән 20 гыйнварда очраштык. 

– Тумышым белән Казаннан, Казанда яшибез, – дип сөйләде ул үзе турында. – Лин Викторович Кондаков. 50 яшьтә. 5 балабыз бар. Инде алар зурлар. Оныкларыбыз үсеп килә. Әтием рус, әнием татар иде, христиан диненә күчте. Эльзадан Елизавета булды.

 Сүз әкренләп хач ману йоласына күчте.

– Ә нәрсәгә төнлә йөрергә? – диде атакай. – 18 гыйнварда көндез без Вахитов урамындагы чишмәгә барып, суны аруландырдык. Бу йоладан соң, су коенырга ярый. Кичен сәгать 4тән 7гә кадәр чиркәүдә гыйбадәт кылдык.

– Христианнарга су коену йоласын үтәү мәҗбүриме? Сез үзегез су коенасызмы?

– Юк, коенмыйм. Ул мәҗбүри түгел. Су коенып кына гөнаһлардан арынып булмый. Аның өчен гөнаһыңны аңлап, танып, чиркәүгә килеп, Аллаһы Тәгаләдән  ярлыкауны сорарга кирәк.

– Чиркәү бикле иде, дип әйтүчеләр бар. Эшләү тәртибе ничегрәк?

– Чиркәү капкасы янында чиркәүнең эш сәгатьләре, үткәреләсе чаралар язып эленгән (дөрестән дә шулай – автор). Ватсап төркеме эшли. Мәгълүматлар чиркәүдә бар. Телефон: 3-12-29. Аралашырга, үзара хәбәрдар булып торырга кирәк.

– Хач ману йоласын үтәү өчен районда елгада су коену урыны эшләргә кирәкме?

– Хәзер агачтан кечкенә генә чишмә өе ясап, шунда бассейн эшләп куйган авыллар бар. Без бу турыда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе белән дә сөйләштек.

...Кукмара районы Чура авылы механизаторы Василий, үзләрендәге чишмә өендә хач ману йоласын үтәгәнен төшереп, социаль челтәрләргә тараткан. Бассейнга чишмә суы агып һәм чыгып тора. Җырлап-биеп торалар, күңелле! Тормышка ашмаслык эш түгел бу. Бездә чишмәләр күп. Җайлы урынны сайларга гына кирәк.  Бәйрәмне оештырырга сәләтле осталарыбыз да күп. “Күрсәтмә булса, без сакта торырга әзер”, – ди районның янгын-коткару часте җитәкчесе Искәндәр Юзаев. Бәлки елгада бер урынны җайларгадыр? Сез ничек уйлыйсыз?

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International